Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров Айдар Тимербаевка: «Бөтен матур җыр синеке була алмый»

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров Айдар Тимербаевка: «Бөтен матур җыр синеке була алмый»
Салават Камалетдинов

Зөлфәт Зиннуров «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның 45 яшьлек юбилей кичәсендә үзенең бик популяр «30 яшь» җырын башкарган. Аңа Алмаз Миргаязов үзе, Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов яки «Татар радиосы»ның алтын составы да кушылган. Зөлфәт видеоны социаль челтәрләргә урнаштырган. Җырның язылу тарихын да сөйләп киткән.  

«30 яшь» җыры нәкъ 15 ел элек Алмаз братның 30 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат ителде. Айдар Минһаҗев сүзләре, Булат Җиһаншин көе. Бүген искә төшердек. Рәхәт бәйрәм булды», – дип язган ул. 

«Егетләр, сез гел шулай тугры дуслар булып калыгыз», «Шәп атмосфера», «Булдырасыз», – дип мактау сүзләре тезгәннәр татарның талантлы егетләренә. Тик менә әлеге видеоны карагач хәтере буталып киткән бугай, автор-башкаручы Айдар Тимербаев кына Зөлфәткә үзенең ризасызлыгын белдергән. 

«Зөлфәт энем, махсус синең өчен иҗат иткән җырларыбызның берсе бу! Син минем (сүз авторлары төрле) 30га якын җырымны башкарасың. Еллар узган саен җырның авторлары үзгәрмидер бит аның. Бу җыр кайчан Булат Җиһаншин көенә әйләнде соң әле?» – дип язган композитор. 

«Брат, еллар узган саен авторлар үзгәрми үзгәрүен. Ә менә хәтер дигән нәрсә үзгәрә. Бөтен матур җыр да Айдарныкы була алмый инде», – дип җавап кайтарган аңа Зөлфәт. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100