news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров: «Әбиемнең аркамнан сөюләре җитми»

news_top
Зөлфәт Зиннуров: «Әбиемнең аркамнан сөюләре җитми»
"Татар-информ" архивы

«Рамил Әмировичның юбилеен алып бардым. Бәйрәм ахырында «Халкым минем» җырын башкарганнан соң, юбиляр рәхмәт сүзләре әйткәндә, әнисе Рәкыя апа «менә хәзер таныдым бит мин сине, улым» дип, минем кулларымны кысып, аркамнан сөеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шундый рәхәт булып китте. 

Беләсезме, миңа әбиемнең аркамнан сөюләре җитми. Еш искә алам аның йомшак куллары белән аркамнан сыпырып мактауларын. Рәкыя апа шул мизгелләрне кире кайтарды. Канатландым, изрәдем, балачакка кайттым. Икенче җырымны башкарганда, яныма ук килеп утырып тыңлады», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдә.

Бу – һәркемгә таныш хисләрне күп кеше сагынып яши, алар комментарийларда смайликлар калдырган.

«Күздән яшьләр чыкты, бигрәк ихлас итеп аңлатасың», – дип тә язган берәү.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2022
    Исемсез
    Кеше ашап-эчеп утырганда, ничек жырлап була инде, син бит жырчы официант тугел ? Мэгнэсез икэн бу татар попсовиклары
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар