«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин төнге намаз турында аңлата.
«Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якынаю вакыты. Тыныч төндә күзләрне йокы басканда, галәм тынлыкка чума. Нәкъ шул чакта Аллаһның рәхмәт ишекләре ачык кала:
- йөрәге сынганнарга — юаныч,
- һидаять эзләгәннәргә — туры юл,
- хаҗәтләре булганнарга — догаларын кылу мөмкинлеге…
Кешеләр йоклаганда уяу калып, Раббың белән ялгыз калу — күңелнең иң гүзәл халәтләреннән берсе. Тәһәҗҗүд намазы — Раббыңа якынаю юлы.
Әйдәгез, бүген Җомга кичендә төнге намазга торырга ният итик!» – ди Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
Фото: © «Татар-информ»