«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин МАХ-каналында мал фетнәсе турында аңлата.
Кәгъб ибн Ияз р.г. дән риваять ителә: Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Һәрбер өммәтнең үз фетнәсе бар. Минем өммәтемнең фетнәсе — мал».
(Имам Тирмизи)
Аңлатма:
«Без еш кына фетнә — ул сугышлар, низаглар, зур сынаулар, дип уйлыйбыз. Ләкин Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм безне кисәтә: безнең иң зур сынау — ул мал фетнәсе. Мал булуы асылда начар түгел. Әмма ул йөрәккә кереп урнашса — менә шунда куркыныч башлана. Мал өчен кеше хаксызлыкка бара, туганлыкны өзә, намазын калдыра, ахирәтен оныта.
Күпме кешеләр бар: аларның кулында мал бар, ләкин күңелендә тынычлык юк...
Күпме кешеләр бар: алар мал артыннан куып, Раббыларын оныта...
Мал — безнең кулда булырга тиеш, ләкин йөрәктә түгел. Әгәр ул йөрәккә керсә — ул безгә хуҗа була, без аңа түгел.
Аллаһ Тәгалә безгә малны сынау итеп бирә: кемдер шөкер итәрме, кемдер азармы?
Шуңа күрә, һәрвакыт үзебезгә сорау бирик: «Бу мал мине Аллаһка якынайтамы, әллә ерагайтамы?»
Әгәр якынайта икән — ул нигъмәт. Әгәр ерагайта икән — ул фетнә. Аллаһ Тәгалә безне мал фетнәсеннән сакласын, йөрәкләребезне дөньяга түгел, Үзенә бәйләсен. Әмин», дип яза Зөлфәт хәзрәт.