Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: «Абынган кешегә кул сузыгыз, таш атмагыз»
«Кеше гөнаһ кылганда, шайтан аны Аллаһның рәхмәтеннән ераклаштырырга, тәүбә итүдән өметсезләндерергә тырыша», - ди хәзрәт.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин абынган кешегә ярдәм итәргә өнди.
Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.г.) әйткән: «Әгәр берегезнең ялгышканын, гөнаһ кылып абынганын күрсәгез, аңа дөрес юлга кайтырга ярдәм итегез, аның өчен Аллаһтан мәгъфирәт сорагыз. Аны сүгеп, гаепләп, кимсетеп, шайтанга ярдәмче булмагыз».
«Тәфсир әл-Куртуби», 15/256.
«Бу сүзләрдә тирән мәгънә һәм зур хикмәт бар! Беребез дә ялгышлардан азат түгел. Бүген кемдер абынган булса, иртәгә шул ук хәл безнең белән дә булырга мөмкин. Бүген без кемнеңдер ялгышын күрәбез, ә иртәгә үзебез ярдәмгә мохтаҗ булып калырга мөмкинбез.
Кеше гөнаһ кылганда, шайтан аны Аллаһның рәхмәтеннән ераклаштырырга, тәүбә итүдән өметсезләндерергә тырыша. Әгәр без дә аңа карата кимсетү, мыскыллау, гаепләү белән эш итсәк, ялгыш кына булса да, шайтанга ярдәм иткән булмыйбызмы?
Онытмыйк: ялгышкан кешене гаепләү җиңел, ә аңа дөрес юлга кайтырга ярдәм итү — чын күңел киңлеге һәм иман күркәмлеге. Кеше абынганда, аңа таш атмагыз — кул сузыгыз. Гөнаһын күреп сөенмәгез — тәүбә итүен теләгез. Аны кешеләр алдында хур итмәгез — хакыйкатьне йомшаклык белән аңлатыгыз.
Бәлки, сезнең бер җылы сүзегез, бер ихлас догагыз кемнеңдер тормышын үзгәртер. Ә бәлки, сез бүген ярдәм иткән кешенең урынында иртәгә үзегез булырсыз...
Аллаһ безгә кешеләрнең кимчелекләрен эзләүчеләрдән түгел, ә аларга төзәлергә, хак юлга кайтырга ярдәм итүчеләрдән булырга насыйп итсен! – ди Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин
Фото: © «Татар-информ»