news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Хәким: «Әбиемне үз яныма алып килә алмавым гомерлек үкенечем булды»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы, драматург, композитор, автор-башкаручы һәм җәмәгать эшлеклесе Зөлфәт Хәкимнең сольный концерты булды. «Интертат» концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top
Зөлфәт Хәким: «Әбиемне үз яныма алып килә алмавым гомерлек үкенечем булды»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үземне Зөлфәт Хәким иҗаты белән якыннан таныш, димәс идем, әмма популяр булган «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Хәерле көн» кебек җырларын ишетеп беләм. Шуны аңладым: аның концертларын зарыгып көтеп алалар, хезмәттәшләрем дә билет алган иде. Зөлфәт абый журналистларга интервтюлар бирми икән. Тик шулай да, автор-башкаручының гримеркасына берничә тапкыр кереп карарга батырчылык иттем. Хезмәттәшләр белән ишек төбен саклап торуның нәтиҗәсе булмады. Зөлфәт абый миңа: «Хәлем юк. Башка вакытта», – диде...

Концертта Зөлфәт абыйның җырларын башка җырчылар да башкарды. Алар арасында Гөлназ Асаева, Татьяна Ефремова, Ильвина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Энҗе Егорова бар иде. Җырчыларның кайберләре белән аралашып, Зөлфәт абый белән ничек танышулары турында сораштым.

Гөлназ Асаева: «Кинәт кенә сорагач, искә дә төшми. Миңа калса, без аның белән беренче тапкыр «Казан Экспо»да «Татар җыры»нда күрештек. Мин аны күреп, исәнләшкәч, ул миңа «Гөлназ, исәнме! Ничек хәлләр?» – диде. Эчемнән генә шундый зур шәхесләр мине белә икән, дип шатланып куйдым, горурлык хисе тойдым. Зөлфәт абый белән бер чорда иҗат итүем, бер сәхнәдә басып торуым белән чиксез бәхетлемен. Аллаһ боерса, 15-20 елдан шушы концертта катнашуымны үзебезнең балаларга сөйләрмен. Карап торышка Зөлфәт Хәким усал кебек, ә чынлыкта исә ул күңелле, тормышка мәхәббәтле, мәрхәмәтле кеше».

Ильвина: «Зөлфәт абый иҗаты белән мин балачактан таныш. Казан кызы буларак, театрга бик еш килә идем, һәм нәкъ шушында аны очратып була иде. Без аның белән 4-5 ел элек таныштык, бер конкурста икәү жюри әгъзалары булдык. Җеннәребез туры килдеме, без аның белән бик дуслашып киттек. Бүгенге көндә дә бик якын аралашабыз. Ул миңа еш кына шалтырата, бу кичке уннан да иртәрәк булмый (көлә). Чөнки Зөлфәт абый соң гына уяна, иртә белән йокларга ята, иҗат кешесенең тормышы шундыйрак инде. Сөйләшә башласак, сәгать-сәгать ярым аралашабыз. Ул миңа үзенең хис-кичерешләрен, нинди китап язуын, яшь чактагы тормышын сөйли. Мин Зөлфәт абый турында бик күп беләм, моның белән бәхетлемен. Шәхесләр исән чагында, аларның авыр иҗат юллары белән танышу һәркемгә дә тәтеми шул».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Зөлфәт абый белән «Голос. Дети» проектында катнашканнан соң таныштык. Ул мине күреп, миңа багышлап «Сәидә» дигән шигырь язды. Бүген концертта аның «Изге җир» дигән җырын башкарам, гомумән, аны күптән җырлап йөрим. Зөлфәт абыйдан рөхсәт сорап, бер ел элек бу җырны бөтен музыкаль мәйданчыкларга чыгардым. Бу мәгънәле матур җыр миңа бик ошады, аны тыңлаучылар да яратты. Шулай ук, Зөлфәт абый махсус миңа дип «Дога» җырын да язган иде.

Мин мәгънәле җырлар гына башкарырга, репертуарыма да шундыйларны гына тупларга тырышам. Зөлфәт абый белән иҗатларыбыз да туры килә. Аны татар эстрадасы җырчылары арасыннан иң якын дусларымның берсе, дип әйтә алам.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәхнә артында театр артистлары да шактый иде. Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин белән сөйләшеп өлгердем.

Без Зөлфәт белән 40 еллап дустанә мөнәсәбәттә. Аның белән коллегалар, иҗатташ дуслар. Зөлфәтнең «Телсез күке» романы буенча спектакль куйдык, мин анда Зыятдин ролен башкардым. Бу роль өчен Зөлфәткә зур рәхмәтлемен. Башкаруым зур вакыйга булды, ә аның өчен Тукай премиясе лауреаты булуым тагын да куандырды. Лондонга барып, әлеге спектакльне куйгач, «The Times» газетасы миңа 4 балл бирде. Ә шундый балл алу ул космос дәрәҗәсендә бәяләнә. Бөтен яктан Зөлфәт Хәкимгә рәхмәтлемен, аны бик хөрмәт итәм. Ул – милләтебезнең асыл егете, ул чиксез талантлы шәхес, – диде ул.

«Вакытында эшләнмәгән эшләр чарасызлыкка китерә»

Концерт Зөлфәт абый Хәким әсәрләре буенча куелган спектакль өзекләре белән үрелеп барды. Зөлфәт Хәким сәхнәгә чыгып, тамашачылар белән әллә ни сөйләшмәде дә, исәнләште генә. Концерт буе алдан яздырылган тавыш белән автор-башкаручының тормыш юлы, канатлы әйтелмәләре яңгырады. Баштан ук: «Һәр язучы тормышына кагылышлы яза», дип билгеләнеп үтте. Зөлфәт Хәкимнең гитара алам дип, әбисенең үлемтегеннән акча алырга уйлавыннан башлап, бүгенге көнгәчә тормышы сурәтләнеп барды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Зөлфәт Хәким бөтен күңелен тамашачыларга ачып салды. Аудиоязма аша ул гомер буе сүзендә тора алмавыннан куркуы турында сөйләде.

Ә тормышта нәрсәдән куркасың, шуның киресе була. Әбиемне үз яныма алып китә алмавым гомерлек үкенечем булып калды. Вакытында эшләнмәгән эшләр чарасызлыкка китерә. Балачакта мин классташым Әхмәтне бик үрти идем. Тормышны аңлый төшкәч, еллар узгач, моңа бик үкендем, аңардан ничек гафу үтенергә белми йөрдем. Ул үзе миңа ачу сакламый иде, күрешкәндә, иң якын кешесен күргәндәй сөйләшә торган иде. Шулай бер вакыт мин бар көчемне җыеп, аңа шалтыраттым да, гафу сорадым. Ул аптырап калды, ә минем өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Шул вакыттан соң бер атна үттеме икән, Әхмәт дөнья куйды. Кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп өлгерү кешеләрне җан газабыннан коткара икән, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мәхәббәт ул – иң эгоистик хис»

Кич буе Зөлфәт Хәкимнең мәгънәле, фәлсәфи, уйландыра торган фикерләре яңгырады. Аларның кайберләрен сезгә дә язып китәм.

«Кеше минут саен нәрсәдәндер курка, хәтта кайвакыт нәрсәдән курыкканын үзе дә белми»

«Мәхәббәт ул – иң эгоистик хис»

«Кешенең бу дөньяда иң курыккан нәрсәсе ул – нәселен югалту»

«Акны каралтуы бигрәк җиңел, ә караны булмый агартып»

«Кешеләргә син бәхеттән елмаеп торганда гына ошыйсың, аларны елмайта, көлдерә алганда син кирәк. Ә газапларың, хәсрәтең бары тик үзеңнеке генә»

«Мин җир йөзенә үз теләгем белән килмәдем, үз теләгем белән китмәм. Әнә шул яшәү белән үлем арасындагы мизгелдә мин яшим. Һәм тормыш нинди генә газаплы булса да, минем яшисем килә»

«Яшәүнең мәгънәсе нидә, дисезме? Яшәүнең мәгънәсе - яшәү мәгънәсен эзләүдә»

Зөлфәт Хәким концертлары, гадәттә, антрактсыз була дип укыган идем. Бу концертта тәнәфес бер сәгатьтән үк башланды. Фойега чыккан идем, ханымнарның беренче өлештә җырлаган Сәидә һәм Ильвинаны тәнкыйтьләүләрен ишеттем. «Бозып кына җырладыдар, ошамады», - диеште алар. Татарстанның атказанган артисты җырны боза аламы инде? Алай дисәң, һәркемнең үз карашы...

Концертның икенче өлешендә Татьяна Ефремова, Гөлназ Асаева, Энҗе Егорова чыгыш ясады. Матур, көчле тавышлы җырчылар, миңа ошады. Ә Энҗене беренче күрүем булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алай да иң каты алкышлар Зөлфәт Хәкимгә булды, ул сәхнәгә чыккан саен, тамашачы «дәррәү» килеп алкышлады. Җырчыга бүләкләр, чәчәкләр тапшыручылар да шактый булды. Алар арасында Лилия Кадырова, Гөлназ Сафарова һәм башка «йолдызлар» да бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу чарага билетлар сатыла торган сайтта концерт 3 сәгать була, диелгән иде. Концерт тизрәк бетте.

Соңыннан, концерт беткәч, Зөлфәт абый «Бәлки, сез башкачарак концерт көткәнсездер. Без булдыра алганча тырыштык. Сез булмасагыз, бу кичә булмас иде. Рәхмәт яусын сезгә!» - диде. Зал басып алкышлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар