Фәнилә апаның сеңлесе Фираяга үпкәләрлек берничә саллы сәбәбе бар. 72 яшенә җитеп, актив яшәү рәвешенә һәм бай тормыш тәҗрибәсенә дә карамастан, Фәнилә апа сеңлесенә булган нәфрәттән котыла алмый. Ә уйлап карасаң, Фирая апасына бер генә начарлык та эшләмәде бит...
Фәнилә апа 1-2 сәгать элек оныгы Зилия белән телефоннан сөйләшеп алды.
«Әбекәй, әйдә, ялларда Фирая апа янына барып кайтабыз», – дип тәкъдим итте Зилия.
Фәнилә апаның тәне чемердәп куйды хәтта. Сеңлесе турында ишетәсе дә килми иде аның, кая анда янына кунакка бару, ди! Юк, юк, ничек итсә итәр, әмма Фирая янына барырга ризалашмас Фәнилә.
«Нәрсәгә, кызым?» – дип сораган булды Фәнилә апа оныгыннан.
Шундук «юк!» дип кырт кисү матур да булмас, шик тә уятыр, дип уйлады Фәнилә. Ул сеңлесенә булган битараф һәм салкын мөнәсәбәтен яшерергә тырышты, Фирая белән әниләре бер булса да, икесе ике әтидән иде шул алар. Һәм сеңлесенә үпкәләүнең, аны яратмауның бер сәбәбе – шушы.
«Аңа күңелсездер, үзен ялгыз хис итәдер кебек... Мин аны кызганам, – диде Зилия. – Син аның белән бигрәк сирәк күрешәсең бит, әбекәй. Фирая апаның балалары да, оныклары да юк, ире дә күптән вафат. 60ның теге ягына чыккач, япа-ялгыз калуның ничек авыр икәнен мин күз алдына да китерә алмыйм. Уйларга да куркыныч бит», – диде оныгы.
«Соң син 17 яшеңдә моны ничек беләсең инде?» – дип көлемсерәде Фәнилә апа.
Ә үзе сеңлесе янына бармаска мең дә бер сәбәп уйларга кереште. Үч иткәндәй, башына бер рәтле фикер дә килми бит әле, ә теләсә нинди юк-бар сәбәп оныгын көлдерәчәк кенә. Хәзер яшьләр унны бетереп туа, диләр бит, билләһи шулайдыр, аңламаган берниләре дә юк, һич хәйләләрмен, алдалармын димә!
«Әбекәй, мин картлар йортына ярдәм итәм, беләсең бит инде!» – диде Зилия.
Әйе, Фәнилә Зилиянең картлар йортына ярдәм итеп йөргәнен белә һәм оныгының бу эше белән бик горурлана. Буш вакытында әле картлар йортында, әле балалар тернәкләндерү үзәкләрендә кешеләргә ярдәм итеп йөргән 17 яшьлек берәр яшүсмер бар микән тагын? Ә оныгы Зилия менә шундый бала, һәм мондый үрнәкне ул әнисеннән алды.
Менә хәзер Зилия Фирая апасының хәлен белеп кайтырга, күчтәнәч илтергә тәкъдим иткәч, Фәнилә ирексездән әллә нинди уйларга бирелеп куйды. Башка яшьтәшләре кебек үк урамда йөрсен, дуслары белән вакыт уздырсын, инде һичьюгы берәр егет белән очрашсын, укуын кайгыртсын иде, дип уйлап куйды. Ә юк шул. Зилия – артыгы белән мәрхәмәтле, киң күңелле бала, һәрвакыт бар кешегә ярдәм итәргә тырыша һәм, аның фикеренчә, Фирая апасы да ярдәмгә, терәк-таянычка мохтаҗ кешеләрнең берсе иде. Әмма кыз әбисенең Фирая сеңлесе белән аралашудан, күрешүдән ни өчен гел качуын гына ахырга кадәр аңлап бетерә алмады.
«Картлар йорты турында хәтерлим, кызым, – диде Фәнилә апа, авыр сулап. – Шулай да шәһәрнең икенче башына өстерәлеп йөрүдән барыбер мәгънә күрмим. Хәзер әллә нинди «доставкалар» бар бит инде, балам, заказыңны ясыйсың да, ишек төбенә үк китереп бирәләр. Фирая апаңа да даруларны, күчтәнәчләрне шулай гына җибәреп була», – диде әбисе.
«Ә игътибар? – дип әбисен бүлдерде Зилия. Фәнилә апа «доставка» белән хәйләнең барып чыкмаганын шундук аңлады. – Иң мөһиме – бүләк бирү түгел, ә кешегә игътибар күрсәтү, дип, үзең гел әйтә киләсең бит, әбекәй. Бу турыда 1нче класс балалары да белә инде», – диде Зилия.
Фәнилә апа авыр сулады. Аның дәлилләре дә һәм, шуның белән бергә, зиһенле һәм башлы оныгы белән бәхәсләшергә теләге дә бетте. Нишлисең, Фирая янына барырга туры килер инде. Аның белән сөйләшергә, ярдәм итәргә теләгән булып кыланырга туры киләчәк, әмма сеңлесенә тамчы да ярдәм итәсе, аның белән аралашасы килми Фәниләнең.
Язмыш Фираяга карата гадел булды, дип уйлый Фәнилә. Фирая 22 яшендә кияүгә чыкты, кыз бала тапты, әмма, 30га җитеп килгәндә, Фираяның иренә хыянәт итүе ачыкланды. Шуннан соң ачуы чыккан, рәнҗегән ире аннан аерылды һәм, 8 яшьлек кызын үзе белән алып, туган шәһәренә – Ташкентка кайтып китте. Фирая кызы белән элемтәне югалтты, ә иренең туганнары кызны әнисенә каршы котыртты. Аның начар әни булуына кызны тәмам ышандырдылар, мондый азгын хатын баласы белән аралышырга хокуклы түгел, диделәр.
Шуннан соң Фирая башка кияүгә чыкмады, башка балалары да булмады. 45 яше тулгач, хатынны машина бәрдерде, шуннан соң ярты ел хастаханәдә ятты, аннан инвалид булып чыкты ул. Авариядән соң Фирая авыр йөри, уң кулы эшләми башлады, ә инде эшкә чыгу турында сүз дә була алмый. Фирая 17 елдан артык гомерен ялгызлыкта уздырды.
Фәнилә мондый хәлгә юлыккан сеңлесен жәлләргә тиеш булгандыр, әмма моның өчен үзендә көч таба алмады. Теләге дә булмады, чөнки Фәнилә кайчандыр үзләренең гаилә бәхетен җимергән сеңлесе белән якынаюдан мәгънә күрмәде.
Моңа Фәниләнең балачагында һәм яшүсмер чорында булган хәлләр сәбәпче иде. Фәнилә бәхетле һәм бер-берсен өзелеп яраткан әти-әнисенең беренче баласы булып туды. Әмма бер мизгелдә ул әтисен дә, әнисен дә югалтты, тик сеңлесе бар. Әмма Фәниләгә ул артык кашык булып тоелды.
«Мин аны яратмыйм», – дип кабатлый иде Фәнилә, сеңлесе турында сүз чыккан саен. Фәниләдән сеңлесенә булган нәфрәт һәм үпкә хисләре турында кем генә сораса да, ул балачагында булган хәлләрне һәм бөтен дөреслекне тулысынча сөйли алмады.
«Әбекәй, мин якшәмбе көнне иртән 10га синең янга киләм, – дип шалтыратты Зилия икенче көнне. – Башта даруханәгә кереп дарулар алырбыз. Ә азык-төлекне үзем алып килермен, сиңа да калдырам, аннан Фирая апа янына барырбыз», – диде оныгы.
Фәнилә апа кабат авыр сулады. Башка чара юк, Фирая янына барырга туры килә. Алар елдан артык күрешмәде, соңгы күрешүләре дә Зилия аркасында гына булды. Фирая апасына сюрприз ясап, аны туган көне белән котларга уйлады Зилия. Ә Фәнилә апа исә Зилиянең аны сеңлесенә кунакка алып барачагын белмәде. Ә анда инде торт, шәмнәр, туганнар һәм Фираяның бәхеттән балкыган йөзе... Ул мондый сюрпризны бөтенләй көтмәгән иде шул. Ул вакытта Фәнилә ник килгәненә үкенде, чөнки сеңлесе белән теләр-теләмәс кенә сөйләштеләр, сөйләшер сүзләре, уртак темалары күптән юк иде инде аларның. Әмма бертуганнарны көтмәгәндә очраштырдылар шул, хәер, Фирая өчен бу «көтелмәгән» очрашу бер шатлык булды.
«Ярар, килерсең, кызым», – диде Фәнилә апа.
Ә үзе, сеңлесенә бармас өчен, эченнән генә тагын мең сәбәп эзли башлады. Бу сәбәпне һичшиксез эзләп табарга кирәк, иң мөһиме – вакытында башны эшләтеп калу, ә Фәниләнең әле, Аллага шөкер, зиһене ачык. Кинәт кенә авырып китү, кунакка чакыру яки табибка бару турында уйлап чыгарырга була, анысы, әмма табиблар белән хәл мөшкелрәк, якшәмбе көнне табиблар эшләми дә бит әле ул. Кунакка бару да – котылу юлы түгел, юкса, Зилия әбисен һичшиксез озатып куячак, ә үзеңне көтеп тормаган җиргә ничек барып керәсең, ди? «Авырыйм» дип ялганларга калырмы инде, гәрчә, Фәнилә апа сәламәтлеге белән шаяртырга бер дә яратмый. Авырган булып кыланса, ул соңыннан һәрвакыт чынлап та чирли иде.
Якшәмбегә кадәр башына бер рәтле уй-фикер дә килмәде Фәниләнең. Оныгын да үпкәләтмәс, шик уятмас өчен, әмма шул ук вакытта сеңлесенә кунакка да бармас өчен бер юньле сәбәп тә таба алмады.
«Түзеп торырга туры килер инде!» – дип боек кына уйлап куйды Фәнилә һәм Фирая белән күрешәчәгенә күнде.
Якшәмбе көнне Зилия әбисенә күчтәнәчләр күтәреп килеп керде. Фәнилә апа сөт, ит, ипи, ярмалар тутырылган пакетларны бушатканда ягымлы гына мыгырданса да, оныгының шундый киң күңелле, миһербанлы булып үсүенә куанып туя алмады. Улы Ирекнең төпчек кызы да бар, әмма 10 яшьлек Мәдинә әбисен чын-чынлап кайгыртырга әле кечерәк. Аның каруы, Зилия йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Ә бит кайчандыр Фәнилә улының кирәгеннән артык актив булган Зинирага өйләнүенә каршы да булды, ул булачак кайнанага борчу-мәшәкать кенә китереп торыр кебек тоелган иде. Ә юк, улы Зинираның юлдаш итеп ялгышмаган, дөрес хатын сайлаган ул, менә бит Фәнилә апа өчен искиткеч онык тәрбияләп бирде килене! Ә менә сеңлесе Фираяга мондый бәхет елмаймады. Бу уй хәтта Фәниләнең күңелен җылытып тора.
Фираяга баргач, Фәнилә бәхетле өлкән апа булып һәм бер ел күрешми торганнан соң очрашуга куанган булып кылануның никадәр авыр булачагын уйлады.
Хәтерендә кабат әнисенең вафат булган көне яңарды. Аның әнисе Фираяны табып, 5 көн узганнан соң үлде. Бик авырдан тапты шул ул Фираяны. Ә Фәнилә инде ул вакытта ук үги әтисенә аны да, яңа туган сеңлесен дә күралмавын йөзенә бәреп әйтте. Әнисенең үлемендә, 10 яшендә тома ятим булып калуында аларны гаепләде.
«Фираяны гаепләмә, мине гаеплә, – диде үги әтисе. – Әниеңнең үлемендә яңа туган баланың бер гаебе дә юк бит, Фәнилә», – диде ул.
«Ул тумаса, әнием үлмәс иде! – дип коры гына әйтте Фәнилә. – Сине дә, кызыңны да күралмыйм!» – дип кычкырды.
Фәниләнең әнисе Сания икенче мәртәбә кияүгә бик яратып чыкты. Тормышында Фәнис барлыкка килгәч, Сания беренче ирен ташлады. Чибәр һәм яшь Фәнис аның башын тәмам әйләндерде, Сания иреннән аерылырга булды, киләчәктә үзен һәм якыннарын нәрсә көтәсен уйларлык хәлдә түгел иде яратудан башы әйләнгән хатын. Фәниләнең әтисе бик нечкә күңелле, бар нәрсәне йөрәгенә якын ала торган ир-ат, хатыныннан аерылгач та, чирли башлады. Аңа «яман шеш» диагнозы куйдылар, һәм ул хатыны икенче мәртәбә кияүгә чыгып ярты ел узгач вафат булды. Фәнилә әнисен, хисләренә бирелеп, ныклы гаиләне җимергәне өчен гаепләде.
«Нигә әтине калдырдың син?» – яшькә буылып сорады Фәнилә.
Ләкин әнисе берни дәшми генә башын түбән иде. Чөнки башка ир-атка гашыйк булуын һәм башкача ире белән яши алмавын 9 яшьлек кызына аңлатыр кыюлык таба алмады Сания. Бу – мәхәббәт иде, хәтта үз бәхетеңне корбан итәрлек дәрәҗәдә зур һәм көчле мәхәббәт.
Әле Сания йөкле вакытта ук тормышы упкынга тәгәри башлады. Фәнис Саниягә хыянәт итте, үзен ипсез һәм әшәке тотты, Сания бик борчылды, гел хастаханәдә ятты, әмма, уртак балалары тугач, барысы да һичшиксез җайланачак, дип өметләнде. Ләкин мондый бәхет язмаган иде, йөклелек чорының авыр узуы, баласын бик авырдан табуы бәхетсез хатынны тәмам хәлдән тайдырды. Шулай итеп, Фәнилә әти-әнисез, бөтенләй чит кеше белән калды. Әле, өстәвенә, сеңлесен дә карарга тиеш.
Фәнис беренче хатыны үлеп, ярты ел узгач, икенче тапкыр өйләнде. Моның белән генә чикләнмәде ул, аннан соң да әллә ничә мәртәбә өйләнеп карады. Фәнилә боларның барысын да күреп торды, эченнән генә үги әтисен күралмады, аңа ләгънәт укыды. 18 яше тулгач, Фәнилә өеннән чыгып китте, эшкә урнашты һәм мөстәкыйль тормыш башлады. Ләкин үги әтисен һәм сеңлесен гафу итә алмады.
...Бу юлы Фирая янына килгәч, Фәнилә янә хисләрен тыеп тора алмады. Биш дистә еллап гомер узса да, җирәнү, өнәмәү һәм нәфрәт аның хәтереннән җуелмаган. Фатиры буйлап көчкә-көчкә хәрәкәтләнгән, имгәнүе аркасында тулы гәүдәлегә һәм авыр сөяклегә әйләнгән Фираяның мескен һәм кызганыч кыяфәте дә Фәниләнең күңелен нечкәртмәде. Ничәмә-ничә еллар күңелен тырнап торган үпкә-рәнҗү хисләреннән бушанып, Фираяны кичерерлек көче һәм теләге булмады Фәниләнең.
«Килдегезме? – дип сорады Фирая. – Инде мине бөтенләй оныттыгыз, дип уйлаган идем», – диде.
«Әйе, онытырсың сине, бар...» – дип әче телләнде Фәнилә һәм шундук Зилиянең үзенә төбәлгән авыр карашын күрде.
Әбисенең язмыш тарафыннан рәнҗетелгән сеңлесе белән болай сөйләшүе Зилиягә, әлбәттә, ошамый иде.
Зилия кухняда мәш килде, алып килгән ризыкларны шкафларга, суыткычка урнаштырды, ә апа белән сеңел икесе генә калды. Озак кына берни дәшми, бер-берсенә кырын караш кына ташлап утырдылар. Кинәт Фирая кул таягын идәннән шудырып куйды да апасына сорау бирде.
«Нәрсә өчен, апа? Сиңа нинди начарлык эшләдем мин?» – диде.
«Син тудың!» – дип әйтәсе килде Фәниләнең, әмма ул бөтенләй башка сүзләр әйтте:
«Бернәрсә дә эшләмәдең. Нишләп әле үзеңне миңа ниндидер начарлык эшләдем дип уйлыйсың?» – диде.
«Син бит мине күралмыйсың. Гомер буе күралмыйсың...» – диде Фирая.
Апа белән сеңел арасында бу темага беренче сөйләшү иде бу. Яше 60тан арткан Фирая гомер буе җанын кимергән бу сорауны беренче тапкыр бирде. Ә Фәнилә аңа ни дип тә җавап бирергә белмәде.
«Дөрес түгел. Мин синең атаңны гафу итә алмыйм. Монда синең бер катнашың да юк», – дигән булды Фәнилә.
«Әйе, шулай булган ди, – дип көлемсерәде Фирая. – Синең миңа гомер буе бер ягымлы сүз дә әйткәнең булмады бит. Бер яхшылык эшләмәдең, теш арасыннан сытып чыгарып кына сөйләштең, миңа шалтыратмадың, минем белән кызыксынмадың... Хәтта мин япа-ялгызым калгач та...» – диде Фирая.
«Ялгыз калуыңа син үзең гаепле, – дип бүлдерде Фәнилә сеңлесен. – Иреңә хыянәт итмәгән булсаң, ул, кызыңны алып, җәһәннәм тишегенә дә олакмас иде».
«Әйе, мин моңа гаепле. Әмма бу дөньяга тууымда минем гаебем юк бит...» – диде Фирая.
«Хәзер бу турыда сөйләшәсем килми», – диде Фәнилә, монда килгәненә йөзенче мәртәбә үкенеп.
Сеңлесенә килгән саен аның кәефе кырыла, үзен эчтән ашый башлый.
«Ә менә минем сөйләшәсем килә, – диде кинәт кенә Фирая һәм таягы белән идәнгә сугып куйды. – Беләсеңме, мин, бәлки, кайчандыр синең бәхетеңне җимергәнмендер, әмма берсендә мин синең бәхетеңне саклап калдым», – диде.
Фәнилә, аптырап, сеңлесенә карады.
«Син ни турында ул?» – диде.
«Мин беркайчан да сиңа бу хакта әйтмәдем. Гомерем ахырына якынлашып килгәнен аңламасам, хәзер дә әйтмәс идем әле. Миңа хәзер йөрүе, сөйләшүе бик авыр. Бу – авариядән соң шулай. Ә мине бәрдергән машина рулендә кем булуын беләсеңме соң? Теге төнне, юеш юлда мине машина бәрдергәндә?..» – дип сөйли башлады Фирая.
Фәниләнең куркудан тәне тораташтай катып калды.
«Кем?» – дип сорады, көчкә телен әйләндереп.
«Синең ирең. Син Алла урынына күргән, сөекле Мирхәтең. Фонарьдән төшкән яктылыкта мин аның йөзен бик яхшы таныдым, машинасын да бик әйбәт белә идем. Шоферны күрдем, йөзен истә калдырдым дип, бервакытта да, беркайда да әйтмәдем. Синең гаиләңне, никахыңны җимерәсем килмәде. Ул вакытта улыңның кызы туарга тиеш иде, ә мин сине жәлләдем. Мирхәт тә сиңа берни әйтмәде. Синең ирең – куркак булды, ә син ничә еллар аның белән бергә яшәдең, аны Алла урынына күрдең, яраттың. Хәзер, җизни үлгәч, дөреслекне яшерүдән мәгънә юк. Бәлки, картлык көнеңдә мине жәлләрсең һәм миңа булган нәфрәтең бераз булса да кимер», – дип сөйләде Фирая.
Фәниләнең күкрәге авырттырып чәнчеп куйды. Әйе, Фираяны машина бәргән төнне ире Мирхәт дустының туган көнендә булды. Ничә еллар узса да, Фәнилә ул кичне бик яхшы хәтерли, әле аннан соң Мирхәт машинасын ремонтка да бирде бит, имеш, двигателе начар эшли башлады, дип. Аның сөекле һәм газиз ире хатынының сеңлесен бәрдергән һәм аңа берни дә әйтмәгән булып чыгамы? Һәм хәзер, Фираяга карап, аны жәлләргә, аңа булган нәфрәтне онытырга, Фәниләне 60 елдан артык газаплаган әрнү һәм рәнҗүдән котылырга кирәктер... Фәниләгә үз-үзен һәм аның ире гаебе белән инвалид калган бичара хатынны газаплаудан котылырга кирәк иде.
«Хәлләрегез ничек?» – дип сорады кухнядан чыккан Зилия.
Фәнилә апа куркып кына сеңлесенә карап куйды. Фирая елмайды.
«Бик әйбәт, балам. Минем янга килгән өчен сиңа да, әбиеңә дә зур рәхмәт. Бу очрашу минем өчен бик мөһим булды», – диде Фирая.
«Минем өчен дә...» – диде Фәнилә, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Ә соңыннан яңагыннан агып төшкән күз яшен сиздерми генә сөртеп алды. Әйе, күңеленә бик авыр иде, әмма 60 ел дәвамында авыр булган кадәр үк түгел. Күңеленә җиңеллек иңде, әйтерсең аның алдында читлек ачылды һәм, бөтен нәфрәтне артта калдырып, шуннан иреккә очарга була...
«Киләсе атнадагы ялларда тагын килермен», – диде Фәнилә, диваннан торып.
«Бәлки, чәй эчеп алырбыз?» – диде Фирая, ә Фәнилә аны хуплап башын какты.
Чәй эчәрләр, бәлки, сөйләшеп тә булыр. Чәлпәрәмә килгән мөнәсәбәтләрне, аралашуны, бәлки, ничек тә булса җайга сала алырлар. Алда әле күпмедер вакыт бар, шул алтынга тиң вакытны әрәмгә уздырудан туктарга кирәк иде аларга.