news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөһрә Шәрифуллина: «Бөтен җырларымның да авторларын һәм язылу тарихын беләм»

news_top
Зөһрә Шәрифуллина: «Бөтен җырларымның да авторларын һәм язылу тарихын беләм»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты, бик зур репертуарга ия булган Зөһрә Шәрифуллина, үзенең барлык җырларының да авторларын белүе хакында сөйләгән. Бу хакта ул Вадим Захаров белән чәй өстәле артында сөйләшеп утырганда әйтә. Вадим Захаров Зөһрә апага кунакка килгән, аны кибетләрдә дә йөртеп кайткан. Алар бергәләп Зөһрә Шәрифуллинаның матур җырларын да искә төшергәннәр, кыскасы, вакытларын күңелле уздырганнар.

Зөһрә Шәрифуллина үзенең «Эх, дускаем» җырына тукталып ала. «Искиткеч популяр җыр иде бу. Әминә Бикчәнтәева сүзләренә, Илгиз Вәҗитов язды. Бик матур, яратып кабул иткән иткәннәр иде бу җырымны. Мин җырларымның бөтен авторларын, язылу тарихларын беләм. Алар минем бик нык истә. Ул яктан хәтерем тьфу-тьфу», – ди артист.

Вадим Захаров әлеге очрашу өчен Зөһрә Шәрифуллинага рәхмәтләрен белдерә. Быел үзенең Зөһрә Шәрифуллина репертуарыннан ике җыр яздыруын да әйтә. Легендар җырчыбызны үзенең концертларына да чакыра.

«Һичшиксез киләм, Вадим, Илһам абый әйтмешли, җәелеп бер концерт карармын», – ди аңа Зөһрә Шәрифуллина.

Вадим Захаровның популярлашуында Зөһрә Шәрифуллинаның да роле бик зур. Вадим Захаров үзенең интервьюларында: «Зөһрә апа төркемендә өч ел эшләү дәверендә 30 еллык тәҗрибә тупладым», – дип сөйләгәне бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар