Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөһрә Шәрифуллина: «Сәхнәгә янып торган яшьләр кирәк, без эшлисен эшләдек»

Зөһрә апа Шәрифуллинаны тамашачысы сагынгандыр - хәлен белим әле дип шалтыраттым. Ул һәр сорауга шундый «тәмләп» җавап бирә, сораулар үзеннән-үзе барлыкка килеп тора. Бу блиц-әңгәмә булды. Бер күрешеп тә сөйләшмичә булмас, мөгаен.

news_top_970_100
Зөһрә Шәрифуллина: «Сәхнәгә янып торган яшьләр кирәк, без эшлисен эшләдек»
Рамил Гали

Зөһрә апа, җәйләрегез ничек үтә?

Оныклар карашабыз, бакчада кайнашабыз. Сабантуйларында да чыгыш ясадым быел. 

Узган ел 65 яшьлек юбилеегыз булды. Шушы уңайдан концерт куймадыгыз бугай?

Пандемия сәбәпле уздыра алмадык. Бәлки, быел уздырып булыр, Аллаһ боерса.

Әле кайсы залда үткәрәчәгегез билгелеме?

 Гомер буе филармониядә эшләдем. Миңа башка бер зал да, бер сәхнә дә кирәкми. Бик якын миңа филармония бинасы. Ул миңа икенче туган өем кебек якын.

Ничәнче елда анда эшкә кергән идегез?

1980 елдан эшлим. 

Хәзер концертларыгыз бик күренми.

Юбилейларда җырлыйм, чакырсалар, барабыз, тик аерым үз концертларым белән йөрмим инде. Моңа кадәр йөри идек, хәзер инде җитәр, дим. 42 ел җырладым, хәзер менә 43 нче ел китте. 

Сәхнә яшьлекне ярата, диләр. Килешәсезме?

Килешәм, әлбәттә, сәхнәгә янып торган яшьләр кирәк. Без инде эшлисен эшләдек. Матур вакытларымда һәрвакыт тулы залларга концерт куя идем. Хәзер ял итәргә вакыт җиткәндер, дип уйлыйм, яшьләргә юл бирергә кирәк. Берсеннән-берсе сәләтле яшьләр бар.

Яшьләрнең иҗаты белән кызыксынасызмы? Кемнәрне билгеләп үтәр идегез?

Атап әйтәсем килми, тик араларында сәләтлеләре бар. Яшьләр бик күп, димәк, җыр сәнгатенең киләчәге бар әле.

Кайберләре, ротациягә, тегендә-монда акча кирәк, дип зарлана. Бу хакта ни диярсез?

Заманасы шул. Базар мөнәсәбәте, радиоларга да яшәргә кирәк. 

Әгәр чагыштырсак, ничек уйлыйсыз, хәзер танылып китү җиңелме, элек җиңелрәк идеме?

Без бит моның кадәр күп түгел идек. Хәзер җырчылар күп, шуңа күрә конкуренция дә көчле.

Ни сәбәпле шушы сан артты икән?

Худсовет юк бит хәзер. Элек сайлап кына алалар иде җырларны. Ә хәзер кем тели, әгәр булдыра ала икән, шул җырлый. Чикләүләр юк.

Ничек уйлыйсыз, шушы худсовет хәзер кирәкме, мөмкинме аны булдырырга?

Ул әйбер хәзер булмастыр дип уйлыйм. Базар мөнәсәбәте аңа ирек бирмәячәк. Акчасы, сәләте бар икән, һәркем сәхнәгә чыга ала. 

Акчасы булып та, сәләт ягыннан аксаучылар да күренгәли. 

Бар, андыйлар үзләре өчен җырласын. Халык бит ул үзе сайлап ала. Аннан соң кайбер бик сәләтле җырчыларның, киресенчә, акчалары юк. Барыбер, гөл ташны тишеп чыккан кебек, алар да күтәрелә. 

Зөһрә Шәрифуллина дигәч, «Су буенда учак яна» җыры искә төшә. Ул җырны кабатлап, үзләренчә башкаручылар бар. Аларга нинди фикердә сез?

Мәсәлән, мин Илсөя Бәдретдинованың иҗатын хөрмәт итәм. Ул – бүген бик популяр җырчы. Зәвыклы, тырыш, таләпчән ул! Җырларымны башкарырга мин аңа үзем бирдем. Ул аларны башкара, димәк, җырларым үлемсез, алар яңгырап тора.

Сездән рөхсәт сорамаучы башкаручылар бармы?

Бардыр, бардыр, ләкин эчке культурасы булган җырчылар башкарыр алдыннан рөхсәт сорый. Җырласыннар, мин каршы түгел.

Кайсы Илсөя сезгә якынрак: хәзергесеме, яки Илфак Шиһапов исән чакта иҗат иткән Илсөяме? Образлары үзгәрәк.

Илсөяне мин иҗаттагы беренче адымнарыннан ук беләм. Ике образы да ошый. Ул заманадан калышмый, менә хәзерге көндә тамашачыга ни кирәген белә ул.

Иренең үлүен «кулланып», халыкны елап ала, дигән сүзләрне ишеткәнем бар Илсөя турында.

Тамашачыны алдап булмый. Күңеленә кереп елата алгансың икән, димәк, син – чын артист, талант. 

Күп кенә артистлар сәхнәдә, кеше көлдерәбез дип, теләсә нәрсә сөйли, сез моңа ничек карыйсыз?

Һәрбер сүз уйланып әйтелергә тиеш. Сәхнә ул теләсә нәрсә сөйли торган урын түгел. Бу кагыйдә һәр сәхнә әһеленә кагыла.

Казанда Салаватның концертлары бара. Карадыгызмы?

Салаватның иҗатын мин бик яратам, тик бара алмадым, без Казанда түгел. Аның безне үз концертларына чакырганы бар, быел да чакырды. Игътибарлы булганы өчен аңа рәхмәт. Исән-сау булсак, Аллаһ боерса, киләсе елга барырбыз.

Салават кебек легендалар булыр микән?

Һәр чорның үз легендасы була. Алдагысын әйтеп булмый, вакыт күрсәтер.

Сез ничек уйлыйсыз, Ришат Төхвәтуллин легенда була алыр микән?

Ришат Төхвәтуллин яшь әле, аңа эшләргә дә эшләргә. Аның барысы да алда. Бу сорауга җавап бирер өчен утыз-кырык ел кирәктер. Кызганыч, утыз елдан соң мин булмам инде, ә син әле, Аллаһ боерса, яшәрсең, бу соравыңа үзең җавап бирерсең. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100