Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов еш килә торган кунакларын күрсәтте

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов еш килә торган кунакларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Зөфәр Хәйретдиновка кыр үрдәге гаиләсе кунакка кергәли башлаган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, бәбкәләрен иярткән ана үрдәк артистның ишегалдында йөри, кешеләр тавышын ишеткәч чыгу юлын эзләп йөгерә. Социаль челтәргә куелган берничә видео бу гаиләнең беренче тапкыр гына кунакка килүе булмавын исбатлый.

«Шәп бит инде, үстерегез, кышка какларсыз», «Хәзер сезнең үрдәкләр инде алар. Өй шартларында да үсә алар. без бәләкәй чакта әни шулай бер оя үрдәк үстерде. Аннары очып китмәсеннәр дип бераз канатларын кистеләр. Алар елга буена төшеп, кире өйгә кайталар иде», – дип киңәш бирүчеләр дә бар. 

«И, кошкайлар, нәрсәдәндер куркып, сезгә елышалар, ышаналар ярдәмгә», «Хәтта җан ияләре дә яхшы кешеләрне сизә. Сезнең күңелегез чиста, гаиләгез тыныч», «Өй салып куегыз даими кунакларга», «Күл ясагыз, яшәсеннәр шунда», «Нинди матурлар бит, алар», – дип комментарийлар калдырган артистның виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100