Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов хатыны турында: «Аның минем белән хушлашырга сәбәпләре күп булды»

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов хатыны турында: «Аның минем белән хушлашырга сәбәпләре күп булды»

«ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова композитор, җырчы, 90нчы елларда эстрадага яңа стиль, яңа агым алып кергән Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновны кунак итеп чакырган. Әңгәмәнең ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турындагы өлешен тәкъдим итәбез.

Л.К.: Зөфәр абый, тормыш иптәшегез карап торышка бик матур, күркәм күренә. Димәк, сез яхшы ир була белгәнсез...

З.Х.: Ире әйбәт булса, хатыны әйбәт күренәчәк, хатыны әйбәт булса – ире әйбәт күренәчәк. Бер-береңә мөнәсәбәт менә шуннан күренә. Хатыны яки ире йолкыш сыман йөри икән, бу – аның гына түгел, тормыш иптәшенең дә гаебе булып чыга.

Л.К.: Сезнең популярлыкның бик югары нокталары булган. Ә тормыш иптәшегез – иҗаттан, сәхнәдән ерак кеше. Ничек баланста булдыгыз? Көнләшү дигән әйбер булдымы?

З.Х.: Хатынымның исеме Зөһрә. Мин аңа һәйкәл куяр идем. Җырчы ир кешенең хатыны булу, гаиләне алып бару, туплап тоту, гаиләне таркатмау – бары тик хатын-кызның хезмәте. Без – яшь, матур, популяр, безне яраталар. Без бүген монда, иртәгә – тегендә, берсекөнгә тагын кайда. Кайда гына йөрмибез, кем белән генә күрешмибез. Без дә агач түгел, күз күрә. «Баш әйләнгән» чаклар байтак булды. Шуларны аңлый, кичерә белгәне өчен аның алдында баш иям. Аның минем белән әллә кайчан хушлашырга сәбәпләре бик күп булган иде. Ләкин ул түзде.

Л.К.: Сезнең белән тормыш итү авыр булгандыр, дип уйламыйм. Сез – шулкадәр игътибарлы, интеллигент. Акчасын да эшләп торгансыз...

З.Х.: Атта да була бит бер холык, дигәндәй. Нинди генә булсам да, җитешмәгән чаклар булгалады. Мин аны беләм. Мине түзеп, кичерә белүе өчен хатыныма рәхмәтле. Шуңа күрә бүген ул шуларның рәхәтен күрә.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 32.30 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100