Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов: «Мин җырчы буларак йөреп туйдым, арыдым»

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов: «Мин җырчы буларак йөреп туйдым, арыдым»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Танылган композитор, җырчы, 90 нчы елларда эстрадага яңа агым алып килгән Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов җырчы Фирүзә Хафизованың беренче концертында катнашкан. Сәхнә артында ул блогер Олеся Лесная сорауларына җавап биргән.

Зөфәр абый, соңгы вакытларда концертларны шоу итеп үткәрәләр. Бу – кеше җыелмаганлыктанмы? Ничек уйлыйсыз?

Кешене нәрсә белән булса да җәлеп итәргә кирәк бит инде. Халык барыбер шоуга дип килми, дип уйлыйм. Артист кызык булмаса, кеше килми. Нинди генә шоу ясасаң да. Бер «шоуларга» була, гел «шоулап» булмый.

Үзегезнең концертлар күренми әле…

Җырчы буларак мин йөреп туйдым, арыдым. Мин, автор буларак, иҗат концертларымны гына оештырсам инде. Әлбәттә, безнең заман узган инде, дип әйтмим. Әмма барыбер заман белән бергә атларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100