Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов: «Кызым Зилә бер дигән җырчы булып китәр иде...»

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов: «Кызым Зилә бер дигән җырчы булып китәр иде...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы, композитор, популяр җырлар авторы Зөфәр Хәйретдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы Зилә турында язган.

– Теләсә, кызым Зилә бер дигән җырчы булып китәр иде. Теләмәде. Ә мин артык, русча әйтмешли, «не настаивал», артист тормышын белгәнгә. Ә менә эшендәге җитәкчесе (минем дустым Әнәс Әнвәр улы) ачкыч тапкан: һәр бәйрәмдә җырлатмыйча калдырмый үзен. Һәм мине орыша: «Ник Зиләдән җырчы ясамадың?» – ди. Бу очракта кем дөрес дип уйлыйсыз? – дип сораган Зөфәр әфәнде виртуаль дусларыннан.

«Зиләнең үзеннән сорарга кирәк иде», «Күңеле ятмагач, ничек итәсең. Җырлыйсы килсә, беркемнән сорамаган булыр иде», «Минем дә кызым бик матур җырлый иде... Каршы килдем, хәзер гомер буе үкенеп яшим...», «Алма агачыннан ерак төшәргә тиеш түгел иде», – дигән кайберәүләр.

«Кызыгыз үзегезгә охшаган инде. Ләкин аңа шулай хәерле булган, димәк. Кызганыч, шундый көчле җырчылар сәхнәгә менми кала, әмма кайберәүләр үзләренең бер җырларын яздырып, «ясатып», популяр булалар...» – дип, комментарий калдырган берәү.

Фото: Зөфәр Хәйретдиновның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100