news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән

news_top
Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән

Танылган композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдинов гаиләсе кайгы кичерә. Бүген аның әбисе – тормыш иптәшенең әнисе Гөлбстан апа вафат булган.

«Әбиебез китте Аллаһының хозурына», – дип яза җырчы мессенджерларда.

Әле февраль аенда гына Зөфәр Хәйретдинов «теща»сына 90 яшь тулуы хакында хәбәр иткән иде. Үзен истәлеккә видеога төшерүче киявенә әбисе: «Тигез яшәгез, рәхәт яшәгез, исән-имин булыгыз», – дип матур теләкләрен җиткергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар