Зөфәр Хәйретдинов социаль челтәрдәге шәхси битендә әти-әнисенең кабере янында төшкән фото куйган.
«Әти белән әнигә яңа уртак таш куйдык. Алар юкка инде чирек гасырга якын. Әле кичә генә кебек… Саклагыз кадерләп әти-әниләрегезне», – дип язган композитор.
«Бу изге эш. Әти-әнине зурлау», «Молодцы егетләр, изге эш башкаргансыз», «Күркәм гамәл. Ходай үзегезгә хәерле, имин гомерләр бирсен. Әти-әниегез риза-бәхил булсын», – дип язган артистның виртуаль дуслары.