Зөфәр Билалов һәм АкБулаттан премьера: «Авыр сүзләр әйтелгәндер, ничек карыйм йөзеңә?»
![Зөфәр Билалов һәм АкБулаттан премьера: «Авыр сүзләр әйтелгәндер, ничек карыйм йөзеңә?»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/3/19/16df7f18318f55f0bb31fd481daf50f9.jpg)
Зөфәр Билалов белән аның улы АкБулатның «Сызлый йөрәк» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты.
«Бик матур җыр, ике талант. Улыгызның гомере, чыгышлары алда әле, Зөфәр, сез дә югалмагыз, сезнең җырлавыгызны бик яратам»;
Зөфәр – талант, ә улы Акбулат әтисе кебек талантлы ул! Ә Зәйнәб – бу талантлы ир затларының уңышлы hәм талантлы патшабикәсе! Рәхмәт сезгә, Зөфәр һәм Булат улым, күңелем тулып еладым!»;
«Искиткеч! Ата белән бала җыры! Икесе өчен дә нинди горурлык!»;
«Үзегез дә искиткеч, җыр да бик мәгьнәле, карап та, тыңлап та туеп булмый», – дип сокланган ата һәм ул җырлавын тыңлаучылар.
«Чишмә челтерәве генә
Баса икән йөрәкне.
Никләр икән аңламыйбыз
Бер-береңә кирәкне.
Сызлый йөрәк, өзелә,
Керәм гомер көзенә.
Авыр сүзләр әйтелгәндер,
Ничек карыйм йөзеңә?..»