Үзмәшгуль кешеләр һәм шәхси эшмәкәрләрнең пенсиясен исәпләүдә үзенчәлекләр бармы?
Сорауга Татарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова җавап бирде:
- Әлеге категория гражданнарга аерым таләпләр юк. Пенсиягә җыенган һәр кешегә таләпләр һәм шартлар бер үк.