Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзлегеннән татарча өйрәнгән төрек кешесе Хакан Отлууглы: "Казанда татарлар белән татарча сөйләшеп йөрисем килә"

Төрек кешесе Хакан Отлууглы Казанга беренче сәяхәте вакытында Тукай шигырьләрен ишетеп, татар мәдәниятенә һәм теленә гашыйк була. Шуннан соң ул үзлегеннән татар телен өйрәнә. Хәзер Хакан Казанны, Татарстанны, татар халкын һәм аның шатлыкларын, борчуларын күзәтеп тора. Аның татар халкына әйтер сүзләре, киңәшләре бар. Хакан белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Үзлегеннән татарча өйрәнгән төрек кешесе Хакан Отлууглы: "Казанда татарлар белән татарча сөйләшеп йөрисем килә"

"Беренче тапкыр Казанга килгәч, Тукай шигырен ишеткәч, күңелем тулды" 

- Сез милләтегез буенча төрек булсагыз да, татар телен бик яхшы беләсез, аралаша аласыз. Татар телен кайда һәм нинди шартларда өйрәндегез? 


- Мин чит илләрдә йөрергә яратам. 2013 елның апрелендә Казанга килдем. Килгән вакытымда Тукай шигъриятенә багышланган бәйрәмгә туры килдем. Бәйрәм Бауман урамында иде. Балалар "Бәйрәм бүген" җырын җырлап торалар иде. Мин аның яртысын аңладым. Хәтта, күңелем тулып, күзләрем яшьләнде. "Ничек аңлашыла бу?" - дип уйладым. Без бит бер милләт кешеләре түгел, араларыбыз ерак, ә телебез охшаш. Димәк, аралашу мөмкинлеге бар дип уйладым. Шуннан мин татарча өйрәнергә уйладым. 


- Нәкъ менә Казанга килүнең сәбәбе нәрсә иде соң? 

- Казан белән электән үк кызыксына идем. Иң беренче килүемдә шәһәрне күрәсем килде, Казан турында күбрәк беләсем килде. Аннан соң инде татарлар безнең туганнар дип уйлана башладым, иҗтимагый тормыш турында мәгълүмат тупларга керештем. Әллә ничә кат килүемнең сәбәбе дә шул иде. 

- Беренче тапкыр Казанга килгәндә, татар халкы турында белә идегеземе? 

- Алтын Урда, Казан ханлыгы, Болгар турында китаплардан укып белә идем. Минем татарлар турында ишеткәнем бар иде. Аларның Идел буенда бай җирдә яшәгәнлекләрен белә идем. Беренче рус революциясеннән соң ике ел эчендә бик күп татар нәшриятлары төзелгәнен белә идем. 

Татарстанга килгәч, халык белән татарча сөйләшермен, фикерләшермен дип уйлаган идем. Ләкин халык үзара русча сөйләшә. Моңа бик борчылдым, чөнки татарлар татарча сөйләшмәсә, төрки дөнья белән элемтә югалуы ихтимал.  


"Татарлар Төркия авылларында яшәүчеләр белән, телне белмәсәләр дә, иркен сөйләшә ала" 

- Татар кешесе белән төрек кешесе арасында аерма нык сизеләме? Уртак сыйфатлар бармы? 

- Ике халык та мөселман булганга, мәдәниятләребез, иҗтимагый тормышыбыз охшаш. Әлбәттә инде, телебез бик охшаш. Бигрәк тә авылда яшәүче төрекләрнең сөйләшүе татарчага тартым. Бик күп уртак сүзләребез бар. Мисал өчен, әни-ана, әби-әбә, күгәрчен-күгәрҗен, күбәләк-кәбәләк. Сез фарсы теленнән һәм ислам дине белән кергән сүзләрне алып ташласагыз, Төркиядәге теләсә кайсы авылда яшәүчеләр белән иркенләп аралаша аласыз. 

"Төркия - бөтен төркиләрнең Ватаны"

 - Сез Төркиядә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

 - Мин Төркиянең Анталия шәһәрендә яшим. Авыл хуҗалыгы кооперативларында контролер булып эшлим. Безнең компаниядә өч татар гаиләсе бар, шулай ук төрек кешесенә кияүгә чыгып күчеп килгән татар хатын-кызлары да бар. Без алар белән кайвакыт атна саен, кайвакыт айга бер очрашып торабыз. Төркестан җәмәгать эшлеклесе Мостафа Чокайның әйткән сүзләре бар: "Дөньядагы бөтен төркиләрнең ике Ватаны бар. Берсе - туган яклары, икенчесе - Төркия", - дигән. Чөнки монда Кырым татарлары, Грециядән күчеп килгән татарлар, Татарстаннан күченгән татарлар - барысы да туганнар булып дус яшәгән. 

"Уртак төрки тел булдыру - мөмкин эш"

- Галимнәр уртак төрки тел булдыру турында фикер алыша. Сезнең моңа карата фикерегез нинди? 

- Әлбәттә, бу мөмкин эш. Бу турыда Кырым татары Исмәгыйль Гаспралы да әйткән. Ул милләт булып яшәүнең өч ачкычын күрсәткән - телдә, фикердә һәм эштә бердәмлек. Иң беренче, әлбәттә, тел булырга тиеш. Тел булмаса, милләт була алмый. Әйе, хәзерге заманда безнең уртак әлифбабыз юк. 1992 елны латин әлифбасына күчү мөмкин булмады, шулай да кирилл әлифбасында да телне кызыксынган кешегә бер көндә өйрәнергә була. Әлифба тел өйрәнү өчен киртә дә, проблема да түгел. Тел белгәч, төрки халык белән аралашу мөмкин була. Бу казахлар өчен дә, үзбәкләр өчен дә шулай ук. Уртак тел булдыру мөмкинлеге бар иде. Бәлки киләчәктә моны яшьләр эшләр. Ник мөмкин булмасын?! 


- Хакан, сез хәзерге вакытта татар телен ни дәрәҗәдә беләсез? Әдәби әсәрләр укый аласызмы? 

- Татарча сөйләм телен бик яхшы аңлыйм. Үземнең татар телендә сөйләм телем төрек теленә охшаш, әмма татар телендә ни әйтергә теләгәнемне аңлата алам, кешеләр мине аңлый. Татар әдәбияты белән танышуым Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләреннән башланды. Балалар өчен язылган әлеге әдәбиятта бер рус сүзе, бер фарсы сүзе юк - аларның теле саф татарча. 

- Хәзерге вакытта сез нинди дә булса татарча китап укыйсызмы? 

- Шушы көннәрдә мин Бауман урамындагы китап кибетеннән "Җан тавышы" исемле китап алдым. Әле укый башламадым. Разил Вәлиевнең шигырьләрен укыдым. 

"Җәдитче татар язучылары безнең Төркия ашының тозы булдылар" 


- Төркия үсешенә зур өлеш керткән татар кешеләре бар. Мәсәлән, Садри Максуди. Ул безнең дә, Төркиянең дә горурлыгы. Аңа Казандагы Истанбул паркында һәйкәл дә куелды. Сез Төркия үсешендә хәлиткеч роль уйнаган әлеге шәхесләрне "ашыбызның тозы" дип атадыгыз. Әлеге фикерегезне аңлатып китегез әле. 

- Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакый икенче рус революциясенә кадәр Төрек-татар милли мәҗлесен төзеделәр. Без бу турыда галим Надир Дәүләтнең "Төрек-татар милли мәҗлесе" дигән китабыннан укып белдек. Татар халкының җәдитче язучылары Германия аша Төркиягә күченәләр. Шуларның өчесе Төркия язмышында бик мөһим роль уйнаган. Шулар арасында Садри Максуди бик тә мөһим, чөнки ул Төркия дәүләтенә нигез салган, илбашыбыз Ататөрекнең иптәше булган. Садри Максудины Ататөрек үзе чакырып алган. "Без хәзер яңа республика төзибез. Сез галим кеше, төрки халыкларны яратасыз, сезнең Идел-Урал буйларында дәүләт төзү тәҗрибәгез бар", - дигән.  

Разил Вәлиевнең Кытайда яшәүче татарлар турында "Кытайдагы татарлар Кытай ашының тозы булып киттеләр" дигән сүзләре бар. Мин дә шулай әйтәм. Сезнең җәдитче татар язучылары безнең Төркия ашының тозы булдылар. Садри Максуди Арсал Төркиядәге Анкарадагы юриспруденция институты булдыручы икәнен дә беләбез. Дәүләтнең иң мөһим социаль нигезләрен булдырган кеше. Башкорт язучысы Зәки Вәлиди - Төркиядәге беренче ординария халыкара профессоры. Хәзер дә аның буын дәвамчылары профессорлар. Төркиядә яшиләр.  

- Хакан, Сез Төркиядәге татарлар белән аралашасызмы?
 
- Әйе, аралашып яшибез. Күршеләрем арасында төрекләр дә, татарлар да, руслар да бар. Мин Анталияның Көньяалты районында яшим. Шулар арасында минем туганым кебек дустым Фәнис Зыялы дә бар. Ул 1993-1994 бу якларга күчеп килгән. Ул юрист. Аның тырышлыгы белән Анталия татарлары бер-берсе белән очрашып, аралашып яши. Узган ел беренче тапкыр Сабантуй да уздырдылар. Бергә җыелышып пикникка да чыгабыз. Кайвакыт җәй көне ял итәргә килгән татарлар белән дә очрашабыз. Татар балалары өчен һәр шимбә татар теле дәресләре дә үткәрелә. Аны Халидә Әхмәдулла уздыра. Ул элек тә Татарстанда укытучы булып эшләгән. Анталиядә яшәүче татар балаларын татарча язарга, укырга өйрәтә, татарлар турында сөйли. Бу якта диалект юк, балалар саф татарча сөйләшәләр. 

- Сезгә безнең телне кадерләвегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез читтән килеп, безнең телне өйрәнеп, үз телебезнең кадерен күрсәтәсездер. Татар теле кирәкми дигән татар кешеләренә нәрсә дип әйтер идегез? 

- Татар егет һәм кызларына, бигрәк тә балалары булган кешеләргә бер тапкыр булса да Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен укырга киңәш итәр идем. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Сез кайсы телдә уйласагыз, шул милләткә кушылып барасыз дигән сүз. Күзләрегезне йомыгыз да: үзегезгә "Елмай" дисезме, "Улыбайся" дисезме? Бу бик мөһим. Әйе, урамда рус теле кирәк. Мәктәпләрдә дә русча укыткач, татарча укырга мөмкинлек калмады. Шуңа өйдә һичшиксез татарча сөйләшергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100