Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзләре намаз укымаган әти-әниләр ни өчен балаларын мәчеттәге лагерьгә бирә?

Рамазан ае тәмамлану белән, мәчетләрдә балалар өчен дини лагерьлар эшли башлады. “Татар-информ” хәбәрчесе бүген Казанның “Гаилә” мәчетендә оештырылган кызлар лагерында булып кайтты.

news_top_970_100
Үзләре намаз укымаган әти-әниләр ни өчен балаларын мәчеттәге лагерьгә бирә?

Балалар өчен дини лагерь монда мәчет ачылганнан бирле, инде дүрт ел дәвамында оештырыла. “Гаилә” мәчетенә балаларны ел әйләнәсендә, мәктәптә каникул булган вакытларда җыялар икән.

Хәзерге вакытта монда 35 кыз бала йөри. “Җәй айларында кызларны, малайларны аерым җыябыз. Ә башка каникулларда, вакыт кыска булганлыктан, лагерь бергә оештырыла. Кызлар һәм малайлар төрле аудиторияләрдә шөгыльләнә.  Ул вакытта якынча 50-60 бала җыела”, – дип белдерде “Гаилә”  мәчетендәге мөселман балалар лагере җитәкчесе Нуршат хәзрәт Муллагалиев.

Быел лагерьга килүче балаларның күпчелек өлеше Ислам дине кануннары тулысынча үтәлми торган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.

- Әти-әниләре үзләре намазлар укымаса да, бераз тәрбия булсын, файдалы гыйлем алып калсын, безгә дә монда укыганнарын өйрәтерләр дип балаларын шушы мөселман лагерена алып киләләр, – ди Нуршат хәзрәт.

- Балалар иртәнге тугыздан көндезге икегә кадәр монда була, – дип сөйләде безгә Нуршат хәзрәт. – Балаларны  кабул иткәннән соң, зарядка. Аннан дәресләр башлана, алар 35-40 минут дәвам итә һәм 10 минут тәнәфес. Дәресләрдә күбрәк әдәп-әхлакка игътибар бирергә тырышабыз, шулай ук балаларга дога-сүрәләр өйрәтелә. Тәһарәт, намаз уку тәртибе буенча аерым фикһ дәресе бар. Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәткән, сира дәресе дә каралган. Һәм Коръән дәресе. Ә гакыйдә дәресе һәрбер дәрестә дә әз-әзләп бирелә, чөнки ул һәрберсенә дә кагылышлы. Намазга кадәр балалар төшке ашны ашый. Өйлә намазын укыганнан соң уеннар, иҗади эшләр оештырабыз.

Лагерьга җиде яшьтән унике яшькә кадәрге балаларны кабул итәләр. Җиде яше тулмаган берничә  кыз да бар, алар апалары белән йөри. “Кечкенә балалар белән эшләү өчен аерым педагог юк. Шуның өчен укый-яза белгән балаларны алырга тырышабыз. 12 яшьтән  өлкәнрәк балаларны тыңлатуы авыр. Бездәге лагерь форматы өчен алар инде туры килми”, – ди оештыручылар.

“Гаилә”  мәчетендәге лагерь 10 көн дәвамында бара, ике атна, дүшәмбедән шимбәгә кадәр. 14 июльдә кызлар лагере тәмамланып, 17сеннән малайлар сменасы башланачак.


“Мәчет кысаларында лагерьларына куелган таләпләрне тулысынча үтәп бетерү кыен. Шулай да балалар өчен бөтен шартларны булдырырга тырышабыз, – ди Нуршат хәзрәт. – Сыйныфлар, ашау бүлмәсе аерым, уеннар яңгыр яумаганда урамда үтә. Моның өчен махсус балалар мәйданчыгы бар”.

Безнең хәбәрче лагерьга килгәндә, балалар төшке ашны ашый иде. Бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләрне күреп монда пешекче булып эшләүче Нәсимә Кәлимуллинадан балаларга нинди ризыклар әзерләвен сорадык. “Балалар лагерьга иртәнге ашны ашап киләләр. Төшке ашны монда сәгать унбердә ашатабыз. Кайсы көнне беренче, икенче ашлар пешерелә, кайсы көнне боткалар була. Җиләк-җимешләр, пешкән әйберләр,  компот, чәйләр дә бирәбез. Мәчеткә килеп йөрүче бер мөселман егетебез вафат, бүген шуның Коръән ашын уздыралар. Шунлыктан балаларны да бүген әлеге мәҗлесне оештыручылар сыйлады”, –  дип аңлатты Нәсимә ханым.

Мөселман лагерендә тәрбияче вазыйфасын практика үтүче шәкертләр һәм элек шул лагерьга йөргән кызлар-егетләр башкара.

Шәрифә Гадоева дүрт ел дәвамында “Гаилә” мәчетендә оештырылган лагерьларга йөргән, инде икенче ел монда тәрбияче вазыйфасын башкара. “Үзем лагерьга йөргән вакытта миңа мондагы дәресләр ошый иде, лагерьга йөрү яше чыккач тәрбияче буларак килә башладым. Беренче елны кечкенәләр төркеме белән эшләгән идем. Алар бик хәрәкәтчән, бер урында утырту бик кыен. Быел исә зурлар төркеме өчен җавап бирәм, – ди ул.

Лагерьны оештырырга ярдәм итүче Айгөл Муллагалиева балаларның яшь үзенчәлекләре буенча ике төркемгә бүленүен сөйләде. “Тәрбиячеләребез бик күп түгел, шунлыктан төркемнәрне дә күбрәк ясап булмый. Бер төркемгә дини гыйлеме күбрәк булган балалар да, яңа гына өйрәнеп килүчеләре дә  эләгә. Белгән балалар да үзләренә яңа гыйлем алсын дип тырышабыз.

Кечкенәләр төркемендә җиде яшьтән тугыз яшькә кадәр балалар керә, ә зурлар төркеменә 10-12 яшькә кадәр. Иң зур төркем – кечкенәләрнеке, анда егермеләп бала бар.

Ун көн эчендә балаларга әллә нинди белемнәр биреп булмый билгеле. Монда өйрәнгәннәрнең кечкенә өлешен булса да хәтерләрендә калдырсалар, безнең өчен зур уңыш.

Тәрбиячеләр бөтенесе дә дини гыйлем белән. Дәресләрне күбрәк төшкә кадәр үткәрергә тырышабыз. Иртән әле балаларның хәлләре бар, кызыксыналар. Ашап, намазлар укыганнан соң күбрәк иҗади дәресләр, уеннар оештырырга тырышабыз. Иртәгә, мәсәлән, бездә “кондитер көне” булачак.

Балалар кызыклы тарихи вакыйгаларны, риваятьләрне  яратып тыңлыйлар. Аларның фантазиясе бик көчле бит, төрле-төрле кызыклы сораулар да бирәләр”, – ди Айгөл Муллагалиева.

Лагерьга йөрүче балалар белән дә аралашып алдык. 10 яшьлек Фатыйма мондагы лагерьга инде өченче ел килә икән. “Монда миңа иң катысы пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү ошый. Айгөл апа безгә Коръән, әхлак  белән бәйле нәрсәләрне, Кыямәт көне турында сөйли. Монда минем дусларым да бик күп. Дәресләрдән тыш, төрле кул эшләре эшлибез. Шулай ук сценкалар да куябыз, һәркемгә роль бүлеп бирелә, беркемне дә читтә калмый”, – ди Фатыйма.

Әмиләгә 12 яшь, лагерьга беренче тапкыр килгән. “Монда мине әти яздырды. Беренче көннәрдә бераз кыенрак булды, ләкин хәзер моннан китәсем дә килми. Әхлак дәресләре, догалар өйрәнү ошый. Миңа монда бик рәхәт, дусларым да күп”, – ди ул.

Хәзер балалар лагерьның ябылу тантанасына әзерләнәләр. Балалар лагерь дәвамында җыйган белемнәре белән уртаклаша, сценкалар куя, шигырьләр ятлый. Соңгы көнне җомга намазына кадәр балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырылачак. Ә инде яңа атна башыннан, 17 июльдән “Гаилә” мәчетендә малайлар өчен лагерь эшли башлаячак.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100