news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзизоляция чорында онлайн туйлар үткәрелә башлады

Беренче онлайн туйларга Уфада старт бирелде.

news_top
Үзизоляция чорында онлайн туйлар үткәрелә башлады
https://pixabay.com/ru

Уфалылар Вахит һәм Лилия үзизоляция режимында яңа форматта туй үткәргәннәр. Тыйнак итеп уздырылган туйны смартфон экраннары аша туганнары да күзәткән, яшьләргә матур теләкләрен җиткергәннәр, бүләкләрен дә онлайн форматта җибәргәннәр. Туйның кунакларына алып баручы флешмоб үткәргән. Җиңүчеләргә яшьләрдән бүләк — токмач һәм бәдрәф кәгазе. Җиңелүчеләр битлектән утырырга мәҗбүр булган. Хәтта булачак сабыйларына дип, акча да җыйганнар, малай өчен кияү картасына, кыз өчен кәләш картасына, игезәкләр тууын теләүчеләр алып баручының картасына акча җибәрергә тиеш булган.

«Үзизоляция шулай итә ул», — дип көлгәннәр инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар