Үзизоляция чорында эшсезлектән аптыраучылар тәрәзә ачып җырлый башлаган
Интернет киңлекләрендә үзизоляциядәгеләрнең эшсезлектән интегеп, җыр-моңга бирелгәннәрен раслаучы видеолар таралган.
Казан шәһәренең Азино якларында яшәүчеләр үзизоляция режимын җырлап үткәрә. Баксаң, кешеләр көндезләрен тәрәзәләрен ачып, бөтен тавышларына, башкалар да ишетелерлек итеп җыр суза икән. Алар шулай үзләренең һәм башкаларның кәефен күтәрә.
Кичен урамда моңсу быргычы өйдә утыручы күршеләре өчен Казахстан гимнын сузган. Күршеләре әйтүенчә, әлеге «карантин көен» ул шулкадәр күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарган, хәтта күзләр яшьләнгән.
Эшсезлектән интегеп җыр-моңга бирелгәннәрне иҗатларын тыңлап ләззәт алган тамашачы видеога төшергән.
Инстачылар: «Ярый әлегә тәрбияви җырлар җырлыйлар, озакламый башка төрле эчтәлектәге җырлар да булыр әле», «Шәп», «Менә нәрсәгә килеп җиттек», «Хөрмәт итәбез», — дип комментарийлар калдырганнар.