news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Жиза!» – Әбри Хәбриевтан шаян видео

news_top
«Жиза!» – Әбри Хәбриевтан шаян видео
Салават Камалетдинов

Юмор остасы Әбри Хәбриев социаль челтәрдәге битендә шаян видео куйган.

Видеоның эчтәлеге болайрак: Иртәнге сәгать 7.00. Әбринең ял көне. Ә Әбринең хатыны инде йокысыннан торган һәм, күрәсең, иренең шулай озак йоклавына эче поша. Битенә канәгатьсезлек бәреп чыккан. Дөр-дөп басып йөри, «выж»ылдатып фен белән чәчен киптерә, идән пылесослый һәм башкалар... Кыскасы, моны күрергә кирәк. Әлбәттә инде, хатыны ролендә – Әбри үзе.

«Минем ял көне. Хатын йөри... Сезнең дә шулай булгалыймы ул, ә?» – дип язган юмор остасы әлеге видео астына.

«Бездә киресенчә: ирем шулай», «Бу – минем әни бит!», «Жиза!» – дип көлгәннәр Әбринең виртуаль дуслары.

«Каян гына күрдең икән

Минем шулай йөргәнне.

Торсыннар, дип, чәч киптерәм,

«Пылесошу» идәнне», – дип, шигырь юллары иҗат иткән берәү.

«Кичтән «майларга» кирәк, аннан иртән шыпырт кына йөриячәк», – дип, уенын-чынын кушып, киңәш бирүче дә булган.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче сез», «Ну маладис, ул авызлар ичмасам», – дип, Әбринең актерлык осталыгына сокланганнар беришләре.

Әбри Хәбриевның хатыны исә: «Мин эшләгән көннәрдә син ял иткәч, шулай була инде ул. Эш көннәребез туры килми бит», – дип, комментарий калдырган.

Видео: Әбри Хәбриевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар