Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновскийның тагын бер фаразы тормышка ашты

news_top_970_100

Жириновский Трампка һөҗүм итәчәкләрен моннан 8 ел элек әйткән булган. Искәртик, 13 июль көнне, АКШның элеккеге президенты Пенсильваниядә сайлау алды митингында чыгыш ясаганда, аңа таба берничә тапкыр аттылар. Трампның колагы яраланды.

  • «Миңа атылган пуля уң колагымның өске өлешен тиште. Мин шунда ук нәрсәдер дөрес түгел икәнен аңладым, сызгырган кебек ату тавышын ишеттем һәм шунда ук пуляның тирене ертуын тойдым. Каты итеп кан ага башлады. Аллам, Американы сакла», – дигән Дональд Трамп.

Владимир Жириновский, әлбәттә, барысын да барысыннан да яхшырак белә иде, яки башкалардан да ныграк сизенгәндер, дип язалар «Комсомольская правда» сайтында.

СССРда беренче коммунистик булмаган партиягә нигез салучы һәм «системасыз» партиядән Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына үзен тәкъдим итү буенча рекорд куйган Жириновский, РФ Дәүләт Думасында эшләгәндә, берничә тапкыр Дума трибунасыннан агымдагы вазгыятькә анализ ясап, дөньяда булачак тарих вакыйгаларын фаразлаган, алар төгәл, детальләргә кадәр диярлек чынга ашкан.

АКШның 45нче президенты язмышы турындагы үз фаразын Россиянең ЛДПР лидеры 2016 елда ук ясаган. Нәкъ 8 ел элек ил парламентының түбән палатасы утырышында:

«Әгәр Дональд Трамп нәрсәнедер дөрес эшләмәсә, аны «ялгыш» үтерәчәкләр. Джон Кеннедины сыман. Ниндидер бер штаттан бер акылдан язганы тота да үтерә», – дигән ул.

Моннан 2 ел элек вафат булган Владимир Жириновский Якын Көнчыгыштагы конфликт үсеше (2023-2024 еллар Израиль – Гарәп конфликты) һәм, мөстәкыйль дәүләт буларак картадан юкка чыгачак, дип, Украинадагы хәлләргә дә фараз кылган булган.

«Ирония судьбы» фильмы финалында әйтелгәнчә, яшәсәк – күз күрер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100