Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновскийның никахсыз туган улы суд юлында йөри

news_top_970_100
Жириновскийның никахсыз туган улы суд юлында йөри

Владимир Жириновскийның никахсыз туган улы Олег Эйдельштейн Олег Жириновский булды. Суд аны Жириновскийның законлы улы дип танудан баш тартса да, ул паспортын алмаштырган. Бу хакта «Mash» Телеграм-каналы яза.

Эйдельштейнның дәгъвасын әле июнь аенда ук канәгатьләндергән булалар. Әмма шуннан соң сәясәтченең законлы улы Игорь Лебедев бу карарны шикаять итте, һәм Олег кабат әтисеннән «мәхрүм калды».

«Бик кызганыч, мин инде 3 ел үземне әтиемнең улы булуымны исбатлап йөрим», – дигән Олег.

Баштарак ул, болардан тыш, милеккә дәгъва кылырга җыенуын да әйткән иде. Болар (2020 елга декларацияләр буенча): 38,8 кв метрлы фатир, бушлай файдалануга тапшырылган хезмәт бинасы һәм 39 млн сум. Болар өчен Жириновскийның олы улы Игорь Лебедев, кызы Анастасия һәм Олег «көрәшергә» тиеш.

Эйдельштейн-Жириновский үзе Төньяк Осетиядән. 18 яшенә кадәр ул әнисе фамилиясендә – Газдаров була. Соңрак Эйдельштейн була, бу – Владимир Жириновскийның әтисенең фамилиясе. Олег һәм Жириновский бер-берсен чит итеп тормаган: мәсәлән, 2019 елның октябрендә Жириновский штрафлар буенча 300 мең бурычын Олегка аударып куя. Чөнки кортеждагы «Maybach» машинасы улы исеменә теркәлгән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100