Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зираттан кайталар иде». Дүрт дус авариягә очраган, өчесе үлгән, берсе – хастаханәдә

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә Песчанокопский авылында яшәүче 4 пенсионер хатын зираттан кайтып килгәндә авариягә очраган. Өчесе һәлак булган, берсе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

8 апрельдә дүрт дус хатын матур язгы көнне зиратка чыгып китә. Туганнарының каберләрен карап, чистартып кайтырга җыеналар.

Бу хатын-кызлар инде күп еллар дус булып яши. 75 яшьлек хатын дусларын үз машинасына утыртып, зиратка алып китә. «ВАЗ 210540» багажнигына эш коралларын салалар, 75, 71 һәм 70 яшьлек өч хатын пассажир утыргычларына утыра.

Дуслар зиратта ныклап эшли, туганнары каберләрендә тәртип урнаштыра, аннары өйгә кайтырга чыгалар. Песчанокопское авылына кергәч, Ленская урамыннан барганда, авария килеп чыга.

«Якынча белешмә буенча, йөртүче идарәсен югалта, машина юлдан уң якка кырыйга төшеп китә һәм агачка бәрелә», – дигәннәр Ростов өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсендә.

Бәрелү шулкадәр каты була, өч хатын – 75 яшьлек йөртүче, аның яшьтәше һәм 71 яшьлек хатын – урында ук үлә. Урынга экстрен хезмәтләр килгәндә, 70 яшьлек хатын гына исән була. Хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100