news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зираттагы урынны васыять итеп калдырып буламы?

news_top

Россиядә җәмәгать зиратындагы урынны васыять итеп калдырып булмый, чөнки ул гражданның шәхси милке булып саналмый. Бу хакта «РИА Новости» юрист Иван Курбаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Зираттагы урынны фатир, җир кишәрлеге, автомобиль яки акча кебек васыять итеп калдырып булмый. Кешегә җәмәгать зиратында бирелә торган урын, кагыйдә буларак, аның милке булган җир кишәрлеге түгел», – дигән юрист.

Курбаков билгеләп үткәнчә, зираттагы конкрет урын җирләү эшен хокукый җайга салу кысаларында бирелә. Шуңа күрә васыять ярдәмендә аңа милек хокукын башка кешегә күчереп булмый.

Юрист шулай ук закон нигезендә россиялеләргә җәмәгать зиратларында нәсел каберләре булдыру өчен җир кишәрлекләре бирелергә мөмкинлеген әйткән. Әмма мондый хокукның булуы гына гражданга җиргә милек хокукы бирми. Шуңа күрә ул әлеге җир белән гади күчемсез милек объекты кебек васыять ярдәмендә эш итә алмый.

Федераль нотариаль палата матбугат хезмәтендә «РИА Новости»га хәбәр итүләренчә, зиратлар урнашкан җир кишәрлекләре дәүләт яки муниципаль милектә булырга мөмкин. Шуңа күрә алар, мәсәлән, фатирлар яки төзелеш өчен җир кишәрлекләреннән аермалы буларак, шәхси милек объекты булып саналмый. Кеше аларны сата, бүләк итә, башка кешегә тапшыра яки залогка куя алмый.

Шул ук вакытта кешегә «җирләү өчен җаваплы зат» статусы беркетелә. Бу аңа каберләрне карап тору һәм туганнарын шунда җирләү хокукын бирә. Җирләү урыннарын зират администрациясе, КФҮ яки башка вәкаләтле орган беркетә.

Шул ук вакытта нотариуслар билгеләп үткәнчә, кеше васыятендә билгеле бер урында, аерым гореф-гадәтләр һәм йолалар нигезендә, элек вафат булган билгеле кешеләр янында җирләнү теләген күрсәтә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар