news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зиратта киселгән агач астында калган ир-ат үлгән

news_top

Башкортстанның Зилаир районында яшәүче 39 яшьлек ир-ат саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен суд каршына басачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел апрель аенда Иске Якуп авылы зираты территориясендә бер ир-ат бензин пычкысы белән агачларны кискән. Шул ук вакытта ул куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми, агач аву зонасын әйләндереп алмаган һәм анда кешеләр юклыгын да тикшермәгән.

Киселгән агач зиратның тышкы ягында чүп җыеп йөрүче 52 яшьлек ир-ат өстенә төшкән. Ул шунда ук үлгән.

Эшне тикшерү өчен судка җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар