Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә зират әдәпләрен аңлатты.
– Зиратка барыр алдыннан госелле булуны кайгырту тиешле. Билгеле булганча, ир белән хатын якынлык кылганнан соң, яки ир-егет төшләнеп мәние чыкса, яисә хатын-кызның айлык күрем вакыты булса, мондый очракларда кеше үзенең пакь халәтен югалтып, госелсез хәлгә керә. Ислам динендә мондый госел булмаган хәл «җөнеб» дип атала, һәм һәрбер шундый очрактан соң госел алу, ягъни авыз-борынны чайкап тулысынча коену фарыз (катгый мәҗбүри гамәл) булып санала. Госелсез зиратка керү тыела. Ә инде намаз укыр алдыннан алган кебек тәһарәт алу – мөстәхәб (саваплы) була.
– Зиратка тәннең гаурәт өлешләрен каплап керү бик мөһим (хатын-кызларга җеназада һәм мәетне җирләүдә катнашу тыела, ләкин каберстанга башка вакытта, зыярат кылу максаты белән керсәләр – йөзләре һәм кул чукларыннан тыш тәннең калган өлеше капланган булу шарт).
– Зират капкасыннан кергәндә, кабер әһелләрен болай сәламләү тиешле: «Әс-сәләмү гәләйкүм, йә әһләл кубуур!» (тәрҗемәсе: «Сәләм вә иминлек сезгә, әй кабер әһелләре!»). Зират әһелләрен тулырак зикер-дога белән дә сәламләргә мөмкин: «Әссәләәмү гәләйкүм йәә әһләл кубуур. Вә иннәә ин шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Нәс’әлүллааһә тәгәәләә ләнәә вә ләкүмүл гәәфийәһ» (Сәләм вә иминлек сезгә, әй кабер әһелләре! Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүне сорыйбыз!»)
– Каберстанга килгәч, андагы әрвахларны искә алып: «Безгә дә Аллаһның кушуы белән бу дөньядан аерылып, ахирәт тормышына күчәргә туры киләчәк, шунда безнең хәлебез ничек булыр икән?» – дип гыйбрәтләнеп уйларга кирәк. Димәк, үлемне һәм ахирәткә кайтачагыбызны искә алу зиратка килүнең мөһим бер нәтиҗәсе булып тора.
– Зиратта үзеңне әдәпле тоту (кычкырып сөйләшмәү, көлмәү, каты тавыш белән еламау) тиешле.
– Каберләрне җыештырганнан соң уталган үләнне, чардуганнарны буяганнан соң кулланылган буяу савытларын, эш перчаткаларын һәм башка чүпне зират эчендә калдырып китәргә ярамый: аларны алып чыгып йә зират капкасы янындагы чүп контейнерына ташларга, йә капчыка яки пакетка салып, үзең белән алып китәргә кирәк.
– Вафат булганнар рухына багышлап дога кылу – алар өчен җиңеллек вә шатлыктыр. Кемнәр өчен зыярат кылынса, каберләре янында аларның рухына багышлап дога кылырга кирәк (ахырда шул зиратта дәфен кылынган барлык әрвахларны да искә алу хәерле эшләрдән санала). Дога кылыр алдыннан Коръән сүрәләрен укырга мөмкин.
Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча зиратта Коръән уку һәм шул укудан хасил булган әҗер-савапларны вафат булган кешенең рухына багышлау рөхсәт ителә. Хәнәфи галимнәре арасында капма-каршы фикерне белдерүчеләр юк. Кабер янында баскан хәлдә, утырып яки чүгәләп, шундый сүрәләрне укырга мөмкин: «Фатиха» сүрәсе; «Аятелкөрси»; «Йәсин»; «Тәбарак» («Мүлк»); «Ихлас»; «Фәләкъ»; «Нәс».
Шушы сүрәләрнең барысын да уку мәҗбүри түгел (укылачак сүрәләр белгәнгә һәм вакытка карап сайлана). Сүрәләрне укыганнан соң әрвахларга багышлап дога кылына.
Зиратта әрвахларга дога кылу үрнәге
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин. Әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ! Шушы кабер әһеле – минем вафат булган туганым (бабам, әбием, әтием, әнием һ.б.) фәлән улы (кызы) фәләннең рухына багышлап дога кылам һәм шушы Коръән аятьләрен укудан хасил булган әҗер-савапларны аның рухына ирештереп, ахирәттәге хәлен яхшы булуын сорыйм. Йә Раббым! Минем газиз әбиемнең (әтиемнең, әниемнең, бабам, апам, абыемның һ.б.) гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләрен гафу ит, аның кылган гыйбадәтләрен, барча изге-игелекле гамәлләрен кабул ит...
Йә Раббым Аллаһ! Минем бабам (әбием, әтием, әнием, апам, абыем...) фәлән улы фәләннең (фәлән кызы фәләннең) ахирәттәге хәлен җиңел кыл, шушы дога белән рухын шатландыр, ахыргы урынын Җәннәттә кыл.
Йә Раббым Аллаһ! Шушы зиратта ятучы кабер әһелләрен дә гафу итеп, аларның рухларына да җиңеллек бир...
Йә шәфкатьле, мәрхәмәтле Аллаһ! Мине, әти-әниемне, әби-бабаларымны, бөтен нәселебезне гафу ит... Безне ярлыка, олуг ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә.
Раббәнә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин.
Ришат Исмәгыйль улы Курамшин әзерләде.