news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зиратка килгән ир-атны аю талап имгәткән

Аны узып баручы машиналар күрә, ашыгыч ярдәм чакыралар.

news_top
Зиратка килгән ир-атны аю талап имгәткән
https://pixabay.com

26 декабрьдә Приморье өлкәсендәге Преображение бистәсе районында зиратка килгән 57 яшьлек ир-атка аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-ат аюдан качу ысулын таба һәм юлга йөгереп чыга. Аны узып баручы машиналар күрә, ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар имгәнгән ир-атны Находка шәһәре хастаханәсенә алып китә.

Зират урнашкан район администрациясе әлеге фактның чыннан да булуын раслаган. Урынга аучылар киткән, алар кешегә һөҗүм иткән ерткычны таба алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар