Зиратка генерал Касыйм Сөләйманины зыярәт итәргә килүчеләрне шартлатканнар, 70 кеше үлгән
Иранның Керман шәһәрендә генерал Касыйм Сөләймани истәлегенә матәм чаралары узган. Зиратка бара торган юлда 2 сумкага салып шартлаткычлар куйган булганнар. Читтән торып шуларны шартлату нәтиҗәсендә, кимендә 50 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Иранның «ИРНА» агентлыгы.
Соңыннан һәлак булучыларның 70 кеше икәнлеген яздылар. Әмма бу да әле соңгы сан түгел.
Иран хакимияте моны «террор акты» дип атады.
Касыйм Сөләймани 2020 елның 3 гыйнварында Багдадта АКШ һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган иде. Касыйм Сөләймани – Иран генералы, ул чит илләрдәге махсус операцияләр өчен җаваплы хәрби иде. Ул җитәкләгән «Әл-Кудс» бүлеге Палестина һәм Ливандагы «ХАМАС», «Хезболла» төркемнәренә, Сүриядә Бәшәр Асадка хәрби ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән.