Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зиратка барырга кайчан рөхсәт итәчәкләр?

Татарстанда 11 апрельдән бирле зиратка бару тыела.

news_top_970_100
Зиратка барырга кайчан рөхсәт итәчәкләр?
Александр Эшкинин

6 майдан зиратка бару өчен смс-пропуск алып булачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карарны имзалаган.

«Татарстан Республикасында яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә, 5 пунктның 4 подпунктын түбәндәге редакциядә («4) зиратка бару») бәян итеп, үзгәреш кертергә», - диелә документта.

Өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

Май бәйрәмнәрендә зиратка барырга ярамаячак. Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«11 апрельдән санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы зиратларга барырга ярамый. Бары тик җирләү хезмәтләрен рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итәргә һәм мәетне җирләүдә катнашырга мөмкин», — диде Айнур Галимов.

Җирләү чарасы уздырылганда да 1,5 метр дистанция сакланырга тиешлеген әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100