Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зиратка барганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

news_top_970_100

Зиратка барганчы, госел коену яки тәһарәт алу дөрес булыр. Зиратка килгәч, түбәндәге сүзләрне әйтеп керергә кирәк.

«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ».

«Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Аллаһы Тәгаләдән Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз».

Кабер әһелләренең рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына «Йәсин» һәм «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укуның зур савабы булыр.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Үлгәннәр өчен Йәсин укыгыз», – дигән (Әхмәд бине Хәнбәл, Мөснәд, 5/26). Зиратка барганда тормышның никадәр тиз узуы, кабер газабы, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү турында аеруча күп уйланырга кирәк. Бөтен җирдән сабак алыгыз! Каберлеккә агач утырту сөннәт булачак. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куя. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», – дип җавап бирә.

«Хозур дин турында» телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100