Зиннур Хөсниярның 65 яшьлек юбилее: «Әтием бәхетле: ул салган йортта дүрт буын яши!»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янында татар матбугатының якты шәхесе – танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире булып хезмәт иткән Зиннур Хөсниярның 65 яшьлек юбилей тантанасы булып узды.
Бәйрәм чәе форматында оештырылган әлеге чарага юбилярның хезмәттәшләре, каләмдәшләре, медиа-холдинг җитәкчелеге һәм якын дуслары җыелды. Тантанада Зиннур Хөсниярның татар балалар матбугатына керткән искиткеч зур өлеше, нәшрият өлкәсендәге проектлары һәм әдәбияттагы үзенчәлекле урыны турында сөйләделәр. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – юбилярның дилбегәне ышанычлы кулларга, үзенең кызы, талантлы мөхәррир Зилә Фәйзуллинага тапшыруы турындагы белдерү булды.

«Җаныгызны биреп, бөек эшләр башкарасыз»
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:
Чын күңелдән, җаныгызны биреп, бөек эшләр башкарасыз. Мин Сезгә хөрмәт белән карыйм. Матур итеп, иҗат белән шөгыльләнәсез. Туктап калмагыз, алга! Өметле киләчәк, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, - диде ул.

«Алга таба да эшләргә, туктамаска!»
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:
Зиннур Зыятдиновичның зур бәйрәме – туган көне. Ул, Аллаһ теләсә, филиал җитәкчесе киңәшчесе, булышчысы буларак эшен дәвам итәчәк. Иң мөһиме – Зиннур Зыядинович бик акыллы кеше, алдан бөтен әйберне уйлаган: Зиләне тәрбияләп, үз урынына әзерләде. Зилә август аеннан, Аллаһ бирсә, филиал җитәкчесе булачак.

Зиннур Зыятдиновичның иң зур хезмәт җимеше ул, әлбәттә, журнал, ләкин журналга караганда зуррак хезмәт җимеше – ул Зилә. Ул бик талантлы кеше, «Салаватиклар» проекты, һәм бик күп китаплар авторы. «Зилә яз» авторлыгындагы китаплар бик зур тираж белән чыга, - диде ул һәм юбилярга ноутбук бүләк итте.
Моның нияте нәрсә? Алга таба да эшләргә, туктамаска! - диде Шамил Садыйков.
«Зиннур абый дилбегәне ышанычлы кулларга тапшыра»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов:

Бик матур бәйрәм оештыргансыз, чыннан да, бу бик уңышлы формат. Зиннур абый барлык хезмәттәшләребездән дә аерылып тора. Җәй уртасында тугансыз, әйеме. Форсаттан файдаланып, бәйрәмегез дә ямьле, бик матур итеп уза. Зиннур абыйны шактый еллардан бирле беләм. Хәзер дә аның белән матур гына аралашабыз. Ә Зиләне талантлы, сәләтле, булдыклы, иң көчле мөхәррирләрнең берсе дип саныйм. Зиннур абый дилбегәне ышанычлы кулларга тапшырды һәм журналның киләчәге дә бик өметле булыр.
Зиннур абый тик тора торган кеше түгел. Аның башында һәрвакыт төрле проектлар, төрле уйлар, китаплар. Ул аны гел янып, көеп эшли. Ышанып әйтә алам: Зиннур абыйның әле алга таба кызыклы китаплары, проектлары, әсәрләре дөнья күрер.
Сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булачакбыз, Сез башлап җибәргән һәм дәвам итә торган проектларыгызны тормышка ашыру, ахырына җиткерү өчен барысын да кулдан килгәнчә эшләячәкбез. Туган көнегез матур булсын, ямьле булсын! Гаиләгезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга – барысына да саулык-сәламәтлек телим. Зиннур абыйның гаиләсе, якыннары, туганнары матбугат үсешенә бик зур өлеш керткән кешеләр, даирә дип әйтә алам. Шуңа күрә, эшегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, - диде ул.
«Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров:
Без барыбыз да бергә җигелеп, бер арбаны тартабыз. Бер җаваплылыкны тоябыз һәм гомуми эшебез – ул безнең чыккан җимешебез – әзер булган журналлар, әзер булган китаплар, әзер булган брошюралар – аның нәтиҗәсе булып тора. Якыннан ук аралашу булмаса да, соңгы елларда Зилә белән бик тыгыз аралашабыз, аның проектлары кызыгып карап торырлык. Зилә белән алдан сөйләшеп, «Салават Күпере» журналын станокта чыгардык, Мәскәү «Эксмо» җитәкчесенең урынбасары Надежда Дмитриевналар шаккатып карап торды. Сез молодцы, булдырасыз! Шуңа күрә «рульне» тормыш юлын, эшнең рәтен белгән, үзегезнең таянычыгыз булган кызыгыз Зиләгә биреп калдырасыз.
Алдагы тормышыгызда эшләр дә күп булачак, Аллаһ бирсә. Шуңа күрә күңел тынычлыгы, һәрвакыт күңелегез тыныч булсын, исән-сау булыгыз. Исән-сау булсак, барысы да була. Без һәрвакыт бергә, үзебезнең яктан кулдан килгәнне барысын да эшләрбез, - диде ул.
«Сез барыбызга да үрнәк»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа-директоры Алсу Исмәгыйлева:

Мин Зиннур абый турында шактый беләм икән, дим. Хезмәт юлын журналистикада башлаганда, студент чакта, «Татарстан» радиосында эшли идем һәм шушы вакытта Зиннур абый безгә эфирга кунакка килде. Аның килүенең сәбәбе – «Салават Күпере» журналының чыга башлавы иде. Бу журнал башта шәхси журнал булды, ул вакытта әле татарлар бер-берсенә карата ярдәм күрсәтә торган бик бердәм халык иде, бер-беребезгә реклама ясый идек. Шушы журналга реклама ясар өчен Зиннур абый эфирга килде. Зиннур абый, хәзерге вакытта яшь булган булсаң, син бик яхшы шәхси бренд төзер идең. Ул бөтен кешегә күренер иде. Син билгеле һәм танылган шәхес, ләкин ул вакытта социаль челтәрләр юк иде, җәмәгатьчелек бәлки әле күп нәрсәне белеп бетермәгәндер.
Зиннур абый – халык санын алган вакытта бик зур эшләр эшләгән, төрле төбәкләрдә татарлар белән очрашып, татарлыкны саклап йөргән. Әлбәттә, иң зур казаныш – Зилә. Барыбызга да шундый зур бәхеткә ирешергә насыйп булсын иде. Артыңнан шулай яхшы итеп, эшеңне 100 процент камиллеккә җиткереп дәвам итәрлек кешеләр тәрбияләп үстерергә насыйп булсын иде барыбызга да. Сез барыбызга да үрнәк, Зиннур абый! Бәйрәмегез белән! - диде ул.
«Сез бик матур гаилә башлыгы үрнәге дә»
«Татмедиа» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина:

Журналистика өлкәсендәге династияләргә багышланган күргәзмәне оештырганда да, Зиннур абый белән Зиләгә башка яктан карап, сокландым. Бүгенге көндә Зилә генә түгел, инде оныкларыгыз да үсеп килә һәм аларның татар телен камил дәрәҗәдә белүе һәм азмы-күпме дәрәҗәдә журналистика өлкәсе белән шөгыльләнә башлавы, кызыксынуы бик күп нәрсә турында сөйли. Әле миңа калса, Зиләдән соң да тагын бер буын алмашка киләчәк, иншәәАллаһ.
Сез бик матур гаилә башлыгы үрнәге дә. Шуңа күрә сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим. Алга таба әле эшлисе эшләрегез бик күп, бихисап. Бу әле чираттагы юбилей гына, андый юбилейлар алга таба бик күп булсын, - диде ул.
«Сез – яшьләр өчен дә остаз»
«Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова:
Без – татар әдәбиятын сөюче кешеләр, әдәбиятны яратып, укып үскән кешеләр. Безгә Аяз Гыйләҗев, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Мәһдиевләр белән аралашырга туры килмәде, ләкин безнең буын язучылары белән без бер редакцияләрдә эшлибез.
Сез - яшьләр өчен дә остаз. Узган ел без яшьләр белән Суслонгерга бардык. Анда Сезнең әсәрне кулдан-кулга биреп укыдык. Яшьләргә дә иҗатыгыз кызыклы, әле тагын да иҗат итәргә язсын, - диде ул.
«Талантлы журналист, искиткеч шагыйрь, чәчмә әсәрләр остасы»
«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова:
Минемчә, Сез инде ничә еллар безнең балалар өчен әкиятләр тудырасыз. Сезне бу дөньяны коткаручы дип тә әйтергә була. Исән-сау, бәхетле булыгыз! - диде ул.
«Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов:

Зиннур минем курсташым. Институтта чыга торган күп тиражлы газетаны кулга алсам, анда Зиннурның шигырьләре басылып чыккан! Ул вакытта бик нык таң калдырды: ничек студент кеше, ә шигырьләре инде басылып та чыккан, дип, таң калдым. Шул мизгел мине журналистика юлына этәргәндер дә, бәлки.
Күп еллар узгач, без янәдән «Татмедиа»да очрашкач, чынлап та талантлы журналист, искиткеч шагыйрь, чәчмә әсәрләр остасы икәнлегеңне белдем. Язмышларыбыз шулай кисешкәнгә бик шатмын. Безнең уртак яклар күп: бергә армиядә хезмәт иттек, бергә институтта укыдык, бер системада эшләдек. Шуңа күрә мин сиңа иң изге, иң яхшы, иң гүзәл теләкләр юллыйм. Синдә барысы да бар, Зиннур, - диде ул.
«Ул – кешегә ярдәм кулын суза торган кеше»
«Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон:

Мондагы фотосурәтләрне карасагыз, анда 4 кеше төшкән бер фото бар. Ул – Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Фирая Бәдретдинова һәм Айдар Үтәгән. Бу 1990нчы елның марты булырга тиеш. 1989нчы елның 1нче ноябреннән, журнал ачылганнан бирле, матбугатта без аның белән бергә. Кыенлыкларны да, шатлыклы мизгелләрне дә бергә татырга туры килде.
Зиннурның бик күп искиткеч сыйфатларын белдем, ул – кешегә ярдәм кулын суза торган кеше. Менә бу – иң әһәмиятле сыйфат. Илдар абый Юзиев «Сабантуй» журналында эшләгәндә, аны аннан матур гына җибәргәч... Илдар абый: «Мине җибәрделәр бит әле, эшләр ничегрәк булыр икән...» – дип моңайган иде. Зиннур: «Иртәгәдән син бездә эшли башлыйсың», – диде. Шуннан ул «Салават күпере»ндә, «Сәхнә» журналларында эшләде. Илдар абыйның икенче сулышы ачылды, ул иҗат кешесе өчен бик зур әйбер. Балалар өчен менә дигән шигырьләр язып калдырды! Менә шундый игелекле гамәл кылдың, Зиннур. Ул минем һәрвакыт күңелемдә тора.
Зилә безнең менә күз алдыбызда туды, күз уңында үсте. Шушы эшнең нәтиҗәсе дәвамлы булып чыкты. Зиннурның идеясе белән «Таһир-Зөһрә», аннан медицинага багышланган газеталар чыкты. Андый хезмәтләр күп булды. 22 ел Зиннур белән бергә эшләдем. Рәхмәт, Зиннур, ул елларны сагынып искә алырлык. «Салават күпере» – балачакның бер матур хатирәсе. Ул елларда «Салават күпере» 25 мең тираж белән чыкты! – диде Ләбиб Лерон һәм иң ахырдан котлаулар тәмам булганнан соң юбилярга татар бүреген бүләк итте.
«Үз эшенең остасы булу белән бергә әле менә дигән язучы да»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов:

Без аның белән 50 елга якын таныш, танышлар гына түгел, гаилә дуслары да. Мин аны хәтерлим, 17 яшьлек студент егет Тарих-филология факультетына укырга килгән иде. Балаларыбыз, якыннарыбыз белән аралашып яшибез, Аллаһка шөкер.
Ул еллардан алып, Зиннурга бәйле бүген әйтелгән сүзләр, аның ышанычлы дус булуы, әйткән сүзен үтәве, ярдәмчел булуы турында сөйли. Игътибар итегез, аңа мөрәҗәгать итәргә туры килсә, ул: «Дустым, эшлибез, булдырабыз!» – дигән сүзне әйтә һәм аны җиренә җиткереп башкара. Шушы сыйфатлары белән ул һәм дуслар арасында, һәм коллегалар арасында әйбәт кеше булып танылды.
Инде бүгенге көндә без аны шәхес буларак бәялибез, чөнки ул үз эшенең остасы булу белән бергә әле менә дигән язучы да. Бүгенге көндә татар прозасын әйдәп баручыларның берсе – Зиннур Хөснияр дип, рәхәтләнеп, авыз тутырып әйтү мөмкинлеге бар. Ул аңа бик тә лаек.
Зиннур, бүгенге бәйрәм - синең хезмәтеңә бәйрәм. Әнә шулай сау-сәламәт булып, озак еллар безне куандырып яшәргә насыйп булсын. Бәйрәмең котлы булсын, дустым!» – диде ул.
«Зиннур тиктормас, энергияле, җаваплылык тоеп эшләүче кеше»
«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан:

Без Зиннур белән авылдашлар, бер мәктәптә укыдык. Зиннур үзенең эшчәнлеген «Ялкын» журналында башлады, җаваплы сәркатип иде ул. Зиннур хәрби хезмәттә хезмәт итеп кайту белән, мин эшләгән Радиокомитетта эшли башлады. Нәкъ менә шушы Радиокомитетта бергә дус булып, аралашып, киңәшләшеп бергә эшләдек. Берзаман мин урамда калдым һәм Зиннур үзе ачкан «Салават Күпере» журналына җаваплы сәркатип итеп эшкә чакырды. Без бергә тупланып, 26 ел элек шушы журналны чыгара башладык.
Журналның иң беренче укучысы, рәсеменә карап утыра торган укучысы кызы Зилә булды. Зиннурның балалар өчен язган әкиятләре, кыска хикәяләре, мәзәкләре Зилә өчен булды. Зилә әтисен алмаштырып, шушы журналны алып баручы, танылган, тәҗрибәле, оста журналистка әйләнде.
Зиннур тиктормас, энергияле, җаваплылык тоеп эшләүче кеше. Зиннур заманның бернинди катлаулылыкларына, авырлыкларына карамыйча, журналны һаман да беренче санын чыгаргандагы дәрт белән һәм илһам белән чыгара. Зиннур әле хәтта гаилә турында да бер газета чыгарып алды. Зиннур башлаган эш, бетә торган эш түгел. Аның кызы да киләчәктә безнең балаларыбызның балаларына алып барып җиткерер дип өметләнәм. Зиннур, сиңа сәламәтлек, исәнлек-саулык! Гаиләңә бәхет! - диде ул.
«Кешеләргә үз уйларыгызны, идеяләрегезне бүләк итәсез»
«Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова:
Зиннур, безнең Сезнең белән үткәнебез дә бай, бүгенгебез дә бай, һәм өметләнәм, киләчәгебез дә бай булыр. Без Сезнең белән күптәннән таныш, һәм шуны беләм: безнең һөнәрдәге һәркем бик яшь чагында, сүз белән эшләргә өйрәнергә хыялланганга күрә, бәхетле. Сез сүз белән эшләргә өйрәндегез. Бу сүзне, беренче чиратта, үз нәселегезгә, кызыгыз Зиләгә бүләк итеп тапшырдыгыз.
Әгәр Сез язган әсәрләрне никадәр кеше укыганын исәпкә алсак, бу бәйрәм өстәле Сезнең әсәрләрне һәм Сез эшләгән журналларны укучыларның барысын да сыйдыра алмас иде.
Минемчә, бу олы бәхеттер: яраткан эш белән шөгыльләнгәнгә күрә дә пенсиягә чыгып ял итү мөмкин түгел. Сез каләм, сүз яисә компьютер ярдәмендә дөньялар тудырасыз. Иң мөһиме: кешеләргә үз уйларыгызны, идеяләрегезне бүләк итәсез, һәм бу һәрвакыт Сезнең белән булачак. Шуңа күрә Сезгә иҗади озын гомер һәм яңа китаплар телим! - диде ул.

«Шушы яшьтә дә үзеңне бу формада тотуың белән сокландырасың»
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин:
Зиннур абый, син минем өчен өлге, чөнки шушы яшьтә дә үзеңне бу формада тотуың белән сокландырасың, шаккатырасың. Зиннур абыйның иң әһәмиятле сыйфатларының берсе — аның кешене аермавы. Без, әйтик, сезгә караганда яшьрәк буын, аңа карамастан, безгә өстән карап тормый, ул үзен яшьтәшләр сыман тота, киңәшләрен әйтә.
Көн саен күрешмәсәк тә, телефон аша сөйләшкәндә: «Әй, брат Илназ, сәлам...» – дип, бер сүз әйтүе дә безне канатландырып җибәрә.
65 яшь – гомернең яртысы гына. Ныклы сәламәтлек, тазалык, иминлек телим. Кызың Зилә, балалар, оныклар, якыннарыңны шатландырып, сөендереп яшә. Алар да сине сокландырсыннар, балаларыңның игелеген күр.
«Әти мине биз озак укытты»
Зиннур Хөсниярның кызы, мөхәррир, язучы Зилә Фәйзуллина:

Әтием бәхетле кеше. Бүгенге көнгә без ул, үзе салган йортта дүрт буын бергә яшибез. Аны бүген 89 яшьлек әнисе озатып калды. Анда аның 40 ел бергә тормыш иткән минем әнием Нуриясе, ике оныгы калды. Әле кичен кияү дә кайтыр. Миннән ярты метр озынрак һәм миннән тагын ярты метр акыллырак экономист һәм бик акыллы кеше - улы Булаты бар. Аның кызы да, улы да тормыш иптәше дә һәм искитмәле дәрәҗәдә яраткан һөнәре һәм гомерлек эше бар.
Әтием, синең кебек булырга тырышмыйм да, ул мөмкин түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә синең кебекләрне үбеп тапкан. Мин сиңа бик күп нәрсәләр өчен рәхмәтле. Бүгенге көндә рәхәтләнеп, иркенләп, бер дә әзерләнмичә татар телендә сөйләшә алуым өчен рәхмәт.
«Салават күпере» журналы юклыктан барлыкка килгән. Булмаган балалар өчен татар журналы! Ә 2 яшьлек кызы булган. «Кирәк, кирәк!» - дип башланган бу эш. 1990 нчы елдан чыгара башлаган китаплар — алар 40-тан артык төрле.
Әти мине биз озак укытты. Дүрт кызыл дипломым бар. Үзебезнең балаларны да укытырга язсын. Безнең буын (35-45 яшьлекләр) «Салават күпере»н укыды. Аннан соң тагын 4 буын «Салават күпере» һәм әти чыгарган китаплар, басмалар аша телгә якыная, чөнки башка әйбер булмаган. Шуның өчен, тел өчен һәм синең телгә керткән хезмәтең өчен зур рәхмәт.
Айдар Сәетгәрәевич, Шамил Мөхәммәтович, сезнең белән ничәмә-ничә еллар бергәләп эшләү - зур бәхет. Хөрмәтле коллегалар, сезгә чиксез рәхмәт. Әйбәт кешеләр, кадерле кешеләр булуыгыз өчен рәхмәт. Менә бу идеяны да, менә шулай итеп җыела алуыбыз – ул сезнең ярдәмегез белән.
Зиннур Зыятдиновичның эшендә катлаулы вакыйгалар бик күп булды: кадрлар мәсьәләсе дә, финанс кыенлыклары да чыгып торды, матбугатка язылу кампаниясе дә «янды». Һәр көнне ниндидер хәл булды, һәм ул яңалыклар һәрвакыт кына күңелле булды дип әйтә алмыйм. Нинди генә очрак булмасын, һәрвакыт безнең яклы булганыгыз өчен чиксез рәхмәт. Шуңа күрә дә басмабыз сакланып калды.
Дөресен әйтим: алга таба да көрәшәчәкбез. Әлеге кечкенә генә тиражны саклап калу өчен көрәшәчәкбез, өйдән-өйгә, оешмаларга йөриячәкбез, ләкин басманы саклау өчен без барысына да әзер. Сезнең безнең ышанычлы тылыбыз икәнне беләм, бу хезмәтнең юкка түгеллеген аңлаганга күрә, без алга таба да бөтен көчебезне куячакбыз.
Һәм беләсезме, бу чараның сәбәпчесе бүген Зиннур Зыятдин улы гына түгел, ә Радик абый Сабиров та. Ул да монда булырга тиеш иде. Минем аңа шуның кадәр әйтелмәгән сүзләрем күп калды. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын Радик абыйның.
Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт, - диде Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина.
«Халык яшәгәндә, Татарстан яшәгәндә, татар матбугаты да мәңге яшәр»
Сүз юбилярга да бирелде Зиннур Хөснияр:

Гәрчә «Татмедиа» үземнең туган йортым кебек булса да, гәрчә барыгыз белән дә бик матур итеп, озак еллар эшләсәк тә, мондый хөрмәтле мөнәсәбәтне көтмәгән идем, ихластан килгәнегез өчен һәм матур сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт. Мин заманында «Татмедиа»ны оештыруда катнашкан баш мөхәррирләрнең берсе.
Татар матбугатына, гомумән матбугатка кагылышлы төрле негатив күренешләр, сүзләр, вакыйгалар булды. Ләкин, Алла боерса, «Татмедиа» нәкъ менә шушы форматта эшләгәндә, татар матбугаты да, Татарстан матбугаты да яшәр. Күпме яшәр, ничә ел яшәвен әйтмим, халык яшәгәндә, Татарстан яшәгәндә, мәңге яшәр.
Без шундый тойгы белән җитәкче урыныннан китәм, яшь кызларга, яшь егетләргә, шәп кешеләргә, талантлы кешеләргә урынымны тапшырып китәм. Бөтенләй китү түгел, журналларда башка форматта эшләргә исәбем бар. Рәхмәт сезгә, бик зур, - диде Зиннур Хөснияр.
Котлауларны шулай ук «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин һ.б. җиткерде.
Чараны «Салават күпере», «Сабантуй», «Сәхнә» журналлары коллективы оештыруда катнашты.

- Хөснияр (Хөснетдинов) Зиннур Зыятдин улы – язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001) 1961 елның 18 июлендә Биектау районы Бикнарат авылында туган. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1983), «Ялкын» журналы редакциясендә эшли.
- 1987 елдан ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире. 1990 елдан «Салават күпере», «Таһир-Зөһрә» (1997 елдан), «Яучы» (1999 елдан), «Җүләр чак» (1999 елдан), «Әбугалисина» (1999 елдан), «Сәхнә» (2001 елдан) газета-журналларын җитәкли, бер үк вакытта, 2001 елдан «Ак Барс» нәшрият йорты» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.
- Зиннур Хөсниярнең беренче хикәяләр җыентыгы – «Таң ата да кич була» (1989) яшьләр тормышына багышлана. «Тәгәри китте язмышлар» җыентыгына (1991) Сталин репрессияләре, армиядәге «дедовщина» корбаннары, хәзерге татар авылы мәсьәләләре турындагы хикәяләр керә.
- «Терсәк сугышы» (2001), «Эттән туган» (2003) романнарында әхлак-әдәп мәсьәләләре күтәрелә. Хөснияр иҗатында авыл темасы җиргә сакчыл мөнәсәбәт турындагы «Хуш, авылым!» (2011) романында дәвам итә. Әсәрдә Себергә сөрелгән крәстияннәр язмышлары белән бәйле вакыйгалар тасвирлана. Балалар өчен «Шүрәле шаяруы» (1996), «Аллага шөкер: Балалар өчен дин сабаклары» (2003), «Мин инглизчә сөйләшәм» (2010) һ.б. җыентыклар авторы.
- Бүләкләре: Муса Җәлил исемендәге республика бүләге, ТР Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге (2001), Гаяз Исхакый исемендәге (2008) бүләкләре лауреаты.