Зиннур Хөснияр: «Сәнгать, мәдәният өлкәсенә кагылышлы проблемаларда үземне гаепле саныйм»
«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр булды. Әңгәмә татар эстрадасының мәсхәрә хәленә калуы, милли моң һәм милләт проблемасы, татар матбугаты, зәвыксыз укучылар, интернет файдасы турында булды.
«Һәр язучының, һәр журналистның күңелендә цензор утыра, аны беркая да куеп булмый»
Зиннур абый, сүзебезне ерактан ук башлыйк әле, каршы булмасагыз. 80-90нчы еллардан ук. Мин китапханәдә 80-90нчы елларда чыккан татар матбугатын укыйм. Сезнең мәкаләләргә дә юлыккан булды. Мәсәлән, 1993 елның 22 апрелендә «Шәһри Казан» газетасында чыккан язмагыздан шундый сүзләрне аерып алганмын мин. «Татарның күзендә моң бар», дигәнсез. Сез ни өчен шулай дип әйткәнегезне хәтерлисезме? Моң ул татарларда гына бар, ул үзенә күрә хәзинәбез бит безнең, минемчә.
Һәм тагын бер цитата китерим әле. «Без үзебез дә башын күтәрә төшкән милләттәшләребезнең чабуыннан аска тартырга яратабыз ләбаса» дигәнсез. Сез бүген дә шулай уйлыйсызмы?
Дөресен әйтергә кирәк, мин генә шулай уйламыйм. Бу – миңа кадәр үк әйтелгән сүзләр. Хөсетлек, көнчелек турында Тукайда да әйтелгән. «Бездәге хөсетлек, бездәге көнчелек Мәкәрҗә ярминкәсенә алып барып сатарлык», дигән Тукаебыз.
Ә моң дигәннән. Мин бу сорауны көтмәгән идем. Әзерләп куйган шигырьдән дүрт юл укып китим әле.
Кайда рухым чишмәләре?
Юкмы шуны белүче?
Дөнья буйлап, мин татарның
Моңын эзләп йөрүче.
Моң ул татарда гына бар, дибез. Моңны көйгә карата гына кулланмыйбыз. Әйткән сүзнең моңы бар, мәгънәсе бар, дигәнне дә аңлата бу сүз. Татарның әдәбияты, сәнгате моңы булу-булмавы белән аерылып тора. Ул балачактан тәрбия белән, ана сөте белән, баланың туып-үскән җирлегеннән килә, дип саныйм мин.
Татар матбугаты турында сөйләшә башлагач сорыйм әле: бүгенге татар матбугаты, сезнең фикерегезчә, ни хәлдә? Бармы соң ул элеккеге кебек публицистика? Интернет технологияләре үсү сәбәпле, бүген басма матбугатка игътибар кими кебек. Сез бу хакта уйланасыздыр?
Мин чагыштырырга бик яратам, һәрнәрсәне чагыштырып, анализлап, фикер йөртергә яратам. Бүгенге заманның аның үз кимчелекләре, үз уңышлары бар. Элеккеге заманның үз җитешсезлекләре бар иде. Без аны беләбез, чөнки коммунистлар партиясе тәрбиясен алып үстек. Безне «коммунизмда яшәрсез» дип тәрбияләделәр. Бу – безнең канга да, аңга да сеңде. Ул вакытта милләт хакында, мәгариф турында фикерләрне бик кыю итеп әйтергә ярамый иде.
Элек цензорлар бар иде. Хәзер цензура бетте, ләкин ул күңелдә калды. Һәр язучының, һәр журналистның күңелендә цензор утыра, аны беркая да куеп булмый.
Чагыштырып караганда, мин бүгенге әдәбиятны, бүгенге матбугатны начар дип әйтмәс идем.
Интернет дип әйттегез, матбугатның тиражлары кимегәндә дә, китап укучылар кимесә дә, һәрвакыт интернетны гаеплибез. Тышкы яктан, китапларның, журналларны, газеталарның тиражлары азайган кебек. Ләкин бу бер дә алай түгел. Беренчедән, интернетны китапларны, газета-журналларны халыкка киңрәк тарату өчен кулланасың икән, ул яхшы нәтиҗәләр бирә.
Сүзләрем буш булмасын, шунлыктан мин һәр сүземне дәлилләргә тырышам. Мисал өчен, «Салават күпере» журналының «Салаватиклар» кушымтасын караучылар саны 5 миллионнан артып китте. Бу – бөтен дөнья буенча бит. Менә интернетның файдасы!
Интернетны гаепләргә кирәкми.
«Без укучыны, татар театр һәм эстрада тамашачысын шактый зәвыксызландырып өлгердек»
Аналитик язмалар бүгенге көн укучыларына кирәкме? Аларны укучылар аз бит? «Егылып китеп», артистларның кая барганын, ни кигәнен, ни ашаганын укыйлар, социаль челтәрләрдә карап баралар.
– Бу проблема минем йөрәктә. Бу – афәт. Шушында килгәндә дә уйлап килдем. 70 ел эчендә Советлар Союзы вакытында без укучыны, татар театр тамашачысын, эстрада тамашачысын шактый зәвыксызландырып өлгердек. Диннән көлдек, ишаннардан көлдек. Ул – безнең рухыбыз. Әдәбияттан көлдек. Мыскыл иттек.
Икенчедән, адәм баласының психологиясе шундый: ул җиңелрәк әйберләр эзли. Бүгенге көндә зәвыксыз, рухи кыйммәте булмаган әсәрләр күп. Ләкин интернет аша аны халыкка тәкъдим итәләр. Бу – интернетның начар ягы, әлбәттә.
Туфан абый Миңнуллинның бер сүзен хәтерлим. «Мин бервакытта да детектив әсәр укымадым. Башыңны катыра, вакытыңны ала, ләкин күңелең бернинди дә рухи кыйммәт алмый», – ди иде ул.
Заманында язучы Габдрахман Әбсәләмовны тыймакчы булганнар. Арзанлы сюжетлы әсәрләр яза, дигәннәр. Аннары соңыннан, киресенчә, аның әсәрләре әдәбиятны халыкка якынайта, дип санаганнар.
Күп нәрсә укучының үзеннән тора. Укучы зәвыгы, күңел байлыгына күрә әсәрне сайлап укый.
«Сәхнә» журналын нәшер итү идеясе белән йөргәндә, «энергияңне әрәм итмә буш эш белән» дип әйтүчеләр күп булды»
Сез – «Сәхнә» журналының баш мөхәррире. Театр, эстрада сәнгате вәкилләре арасында бик популяр булган. Хәзер дә популярмы журнал?
Бүген «Сәхнә» журналының электрон версиясе дә бар: 40 мең кеше кереп укый. 40 мең азмы ул, күпме – белмим!
Тираж буенча нәтиҗәләр – елдагыча. Кимү булмады. Бу бит – татарда бердәнбер сәнгать һәм мәдәният журналы. Безнең беркайчан да сәнгать һәм мәдәният журналы бергә чыкмаган. Бу – татар тарихында беренче мәртәбә. Моннан 100 ел элек театр журналы булган, 3 ел чыгып ала ул, аклы-каралы журнал. Татар халкы, милләт яшәгәндә, әлеге журналга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Сәнгать – матурлык бит инде ул. Ничек инде матурлык турында язылган журналны укымасыннар, ди! Укыйлар, күп укыйлар.
Әлеге журналны 2002 елны мин үзем шәхсән уйлап тапкан идем. Аның беренче баш мөхәррире, аның идея-проекты авторы мин. Ул миңа балам кебек кадерле. Бу бит – безнең мәдәният һәм сәнгатьнең елъязмасы да.
«Сәхнә» журналын нәшер итү идеясе белән йөргәндә, «энергияңне әрәм итмә буш эшкә» дип әйтүчеләр күп булды. Кемнәрнең нәрсәләр әйткәнен киләчәктә, кызык өчен, бер язармын әле. Шуннан журнал чыга башлагач, популяр булып киткәч, бер абзый минем янга килеп, бергә эшлик, диде. Исемен әйтмим инде, чөнки ул – бик танылган шәхес иде. Туктале, абзый дидем. Син бит журнал чыгару турында сорап язган хатка кул да куймадың, дидем. Шулай булды шул, диде. Мин аларны «аяк чалучылар» димим, ләкин шундый хәлләр булды.
Бүгенге көндә подписка җыю авырмы?
Проблемалар бик күп. Бу – «Сәхнә» журналы белән генә бәйле түгел, гомумән бөтен матбугатка, китапларга да кагыла. 90нчы елларда заман үзгәрү белән, безнең бу нәшерлек итү, матбугат вазгыяте, сәясәте дә шактый үзгәрде. Без шактый әйберне югалттык. Элек «Таткнигаторг» дигән оешма бар иде. Икенчедән, мин кечкенә генә авылда Дөбьяз ягында туып-үстем. Авылда кечкенә генә азык-төлек кибете бар иде. Кибетнең бер почмагында журналлар, китаплар тора иде. Ничек аны алмыйсың инде? Безгә әниләр һәрвакыт аны алып бирәләр иде. Хәзер бу әйбер юк. «Таткнигаторг» дигән әйберне җимердек тә, әле һаман аны аякка бастыра алганыбыз юк.
Сүзләрем буш булмасын дип әйтим әле: «Салават күпере» журналы каршында бик күп китаплар басыла. Буягычлар, бик күп китаплар. Районнарда очрашулар вакытында шул китапларны алып баргач, халык ябырыла шуларга. Сатып алып бетерәләр, берсенең дә кире кайтканы юк. Азнакайда яисә тагын да читтәрәк яшәгән әти-әни, баласына китап бик кирәк булса да, аны алырга Казанга килә алмый инде. Киләчәктә бу проблеманы уйлап бетерәсе бар.
Элек һәр кечкенә авылда хат ташучы, почтальон бар иде. Хәзер алар бик аз. «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт. Алар төрле альтернатив юлларны эзлиләр. Бервакытта да «без биреләбез, җиңеләбез» дип, ике кулны күтәргән юк! Аллага шөкер.
«Хур кызлары» романы 7 мең тираж белән чыкты
Минем кулда – сезнең китапларыгыз. Бу китапның берсен кичә укып чыктым. «Әтием кайда, Суслонгер» китабы «Казан утлары» журналы чыгара торган кесә китабы форматында басылды. Белүебезчә, әлеге сериягә иң яхшы укыла торган әсәрләр генә керә.
Кичә Казан утлары журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән дә сөйләшкән идек. «Бу әсәр Зиннур абыйның үзенең гаиләсенә кагылышлы истәлекләре турында язуы белән бик кадерле. Укучыны җәлеп итә», – диде ул.
Сезнең китаплар да чыккач, әйтегез әле, бүгенге көндә китап укучылар күпме?
Күп дип тә әйтмим, аз дип тә әйтмим. Дәлил белән сөйлим. «Хур кызлары» романы 7 мең тираж белән чыкты.
Белүемчә, «Хур кызлары» романы буенча укучылардан бик сораулар килә. Бик күпләрне әсәрдәге геройларның прототиплары кызыксындыра. Бу сорау мине дә кызыксындыра. Әйтегез әле, геройларның прототиплары бармы? Сез әлеге китапны тәкъдим итү кичәсендә романдагы барлык геройларның үзегезнең тормышыгыздан алынганын әйткән идегез. «Анда минем тормыш иптәшем дә, кызым да бар», – дигән идегез.
Әкият жанры бар бит. Хәтта әкият тә «һавадан гына алынып» язылмый. Образның төсмерләре һәрвакыт тормыштан алына. Минем 90нчы елларда язылган «Зөләйха кыйссасы» дигән повестем бар. Зөләйха исемле татар кызының авылдан шәһәргә килеп, фахишәлек юлына басуы турында әсәр, шул кызның аянычлы язмышы хакында. Шактый еллар узгач, мин шушы әсәрдәге прототиптан хат алдым. Бу турыда мин «Хур кызлары» романының беренче битләрендә яздым. Шушы хаттан соң «Хур кызлары» романын язарга булдым. Ничек инде моны «булган хәл» дип әйтмисең. Аларның һәрберсенең прототиплары бар.
Мондый язмышка дучар булган татар кызларының язмышы хакында 100 ел элек Гаяз Исхакый ачынып язган иде: «Кәләпүшче кыз», «Теләнче кыз», мәсәлән. Тәнкыйтьчеләр «Хур кызлары» романын да шулар рәтенә кертә.
Элек мин тәнкыйтьчеләр белән килешә идем, хәзер бик килешеп бетмим. Гаяз Исхакый язмаган беренче тапкыр, иң беренче Тукай язган.
Укучылар һәм тәнкыйтьчеләр, Исхакыйдан соң бу темага тирәнтен кереп язучылар юк, диләр. «Хур кызлары» романы бу фәхишә кызлар турында түгел, ә саф татар кызлары турында. Дөньяда «татар кызы» дигән матурлык бар. Минем өчен матурлык – ул татар кызы образы. Шушы фикер, шушы идея романга сеңдерелгән. Бу әсәрдә дә татар кызларының моңнары бар. Укучылардан «бу әсәрдә безнең милли моң бар» дигән фикерләрне дә ишетәм.
«Эстрада проблемасы Рәис дәрәҗәсенә менеп җитәрлек булгач, хәлләр бер дә әйбәт түгел инде»
Романда бик матур җырлар бар. Сүзләре гаҗәп. Сез бер әңгәмәгездә татар җырларының сүзләрен тәнкыйтьлисез?
Әсәрдәге җыр һәм шигырь текстларын кайсы шагыйрьдән яздырдыгыз, дип сорыйлар. Мин үзем шигырьдән башлаган кеше. Мәктәптә укыганда ук яза идем. Проза ул вакытта авыррак иде.
Бүгенге көндә «татар эстрадасы» дигән проблема бар. Аны начар дип тә, яхшы дип тә әйтеп булмый.
Иң беренче чиратта, ул җыр текстларына кагыла. Интернетта, радиодан тыңлап карасаң, нинди генә җырлар юк! Аларның күбесе хәтта татарча да түгел.
Шушы мәгънәсез сүзле җырларны талантлы, хөрмәткә лаек артистларыбыз халык алдына сәхнәгә чыгып башкара. Бу – наданлыкмы, әйтә алмыйм.
Сиңа яңа җыр бирсәләр, аның бит инде сүзләрен карыйсың. Кайвакыт җөмләне, стильне бозганда, «чыктым аркылы күпер» дип әйтәбез. Ул чакта да нәрсә әйтергә теләгән аңлашыла. Кайбер җырларда мәгънә гомумән аңлашылмый бит. «Җырның ертыгы булмый» дигән гыйбарә бар татарларда. Юк, бар ул ертык җырлар. Без мондый җырларны авторлары, башкаручыларының исемнәрен күрсәтеп, «Сәхнә» журналында биреп барабыз.
Бу проблемага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. «Үзгәреш җиле» аның кушуы буенча үткәрелә. Рәис дәрәҗәсенә менеп җитәрлек проблема булгач, хәлләрне әйбәт дип әйтеп булмый. Уйларга һәм үзгәртергә кирәк.
Мин – әйбәт җырның ничек туганына шаһит булган кеше. Мин 80нче елларда «Татарстан» радиосында эшләдем. Һәр җырны язучылар, композиторлар җыелып, яхшылап тикшерәләр иде. Көен дә, сүзләрен дә. Ошамаса, кире кайтаралар иде. Иң әйбәт җырлар гына эфирга чыкты. Шуны кире кайтарырга кирәк.
Тагын бер проблема бар: хәзер җырның көен дә, текстын да үзе язып, үзе үк башкаручылар күбәйде. Әлбәттә, мондый талантлар да бар. Ләкин алар сирәк туа. Гадәттә, алар бармак белән генә санарлык була. Ә хәзер барысы да шулай эшли. Аңлашыла инде, бу – акча белән бәйле, авторларга түлисе булмый.
Алай була алмый ул. Хезмәт бүленеше дигән әйбер бар. Ул хәтта Карл Марксның «Капитал»ында да бар. Аны без хәл итәргә тиеш.
Мин монда сәнгать, мәдәният өлкәсенә кагылышлы проблемалар хакында сөйләп утырам. Аларда мин бер кешене дә гаепләмим. Аңа мин гаепле. Мин анда үземне гаепле саныйм, шуңа сөйлим дә мин аны.
Гаепләү, тәнкыйтьләү шулкадәр рәхәт ул. Гел тәнкыйтьләп кеннә йөр. Мин андый әйберне яратмыйм, ул – минем табигатемә ят нәрсә. Әгәр дә син нәрсә дә булса тәнкыйтьлисең икән, син чыгу юлын да күрсәтергә тиеш.
Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһаповлар булган бөек эстрадабызны мәсхәрә хәленә калдырмыйча ничек яшәтеп була, дигән сорауларга без «Сәхнә» журналында җавап язабыз. Рецепт итеп түгел, ә фикер итеп тәкъдим итәбез.
Сез үзегез язган шигырьләрне җыентык итеп бастырырга уйламыйсызмы? Шигырьләрегез нәрсә турында?
Мин бик еш язмыйм. Равил Фәйзуллин әйткәнчә, моң килгәндә генә язам. Минем шигырьләрдә дә милли моң һәм милли проблемалар урын алган.
Һәрбер язган әйбердә милли моң һәм милләт проблемасы булырга тиеш. Бу – кулына каләм алган татар язучысының, журналистының йөрәгендә булырга тиеш.