Зиннур Мансуров: «Без әллә үзебезнең инкыйразга да җырлап-биеп барабыз инде?»
«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы танылган Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1995-2014 елларда «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.
Сезнең күптән түгел юбилеегыз булды: 75 яшь тулды. Сезнең иҗади эшчәнлегегез гаять киң. Сез – радиода да эшләгән кеше, «Социалистик Татарстан» газетасында да эшләдегез. «Мәдәни җомга» газетасының беренче редакторы да сез. Шушы елларның кайсысын сагынып искә аласыз?
Иң әүвәл шуны әйтеп үтәсе килә: татар язучылары һәрвакытта да ниндидер матбугат басмасында эшләгәннәр. Бу – аларның тәкъдире, язмышы, миссиясе. Егерменче гасыр башында безнең бик күп газета-журналлар чыккан. Аларны нәкъ менә язучылар оештырган. Бу традиция бүген дә дәвам итә. Миңа 10 ел дәвамында «Социалистик Татарстан» газетасында, «Казан утлары»нда редактор, «Татарстан» радиосында баш редактор булып эшләргә туры килде. Мин ул чорларның барысын да хөрмәт итәм һәм сагынам. Мин аларда журналистика мәктәбен үттем. Язучы ул публицистикага якын булырга тиеш.
«Безнең халык – басма сүзгә мөкиббән киткән халык»
Сезнең шигырьләр интернетта юк диярлек. Кирәк кеше китапханәгә барып укысын, дигән фикердә сез. Сез хәзер дә шундый фикердәме? Шигырьләрне интернетка куюга каршымы сез?
Безнең халык – китаплы халык. Татар халкын гасырлар дәвамында китап озатып барган. Китапны кулга тотып уку безнең канга сеңгән ул. Мин китапны изге әйбер дип саныйм. Ул безнең изге китап белән дә бәйле. Китап сүзе дигәндә, без, иң беренче чиратта, әлбәттә, Коръән сүзләрен истә тотабыз.
Безнең халык – басма сүзгә мөкиббән киткән халык.
Мин чит илләрдә булганда күзәтеп йөрим. Менә Көнбатышта – Польшада, Чехиядә, Венгриядә, Германиядә булганда, халыкны күзәтәм һәм сораштырам. Алар – шактый алга киткән илләр. Анда коммуникация чаралары да башкачарак. Ләкин менә Берлинда халык метрода басма китап укып бара. Мин шуңа күрә басма китап безне кыямәт көненә кадәр озатып барыр, дип ышанам.
Укылыш буенча да басма китапка беренче урын бирәм. Чөнки тормыш ул спираль буенча әйләнеп йөри. Без менә берара кайбер кыйммәтләрне икенчерәк планга күчерәбез. Әмма ләкин, күпмедер вакыт үткәннән соң, без шул ук кыйммәтләргә яңадан әйләнеп кайтабыз. Шуңа күрә басма китап үзенең дәрәҗәсен төшермәс дип уйлыйм. Бигрәк тә безнең татар халкында. Татар халкы ул китапсыз яши алмый.
Әлбәттә, инде бүгенге заманда интернет алга киткән. Әйтик, Татарстан китап нәшриятында яңа китапларың чыга икән, аларны интернетка куялар. Ләкин мин китапны саклау яклы. Китапка өстенлек бирәм.
Ислам динендә: «Ахырзаман җитсә дә, син агач утырт», – диләр. Бу – бик мәгънәле. Шуңа күрә безнең халык кыямәт көнендә дә китап чыгару белән мәшгуль булыр, дип уйлыйм.
«Укыган саен, Тукай турында яңа хакыйкатьләр ачам»
Данил Салихов сезнең турында: «Тукай кодексы»н язып кына да сез үзегезнең исемегезне меңьеллык татар әдәбиятының киштәсенә куйдыгыз», – дип әйткән иде. Нәрсә ул «Тукай кодексы»? Кешеләр Тукай кебек яисә Тукай язганча яшәргә тиешме? Шул турыда да безнең тамашачыларга сөйләп китегез әле.
Казан дәүләт университетында укыганда, безнең төркем җитәкчесе Ибраһим Нуруллин иде. Мин аның җитәкчелегендә күп кенә курс эшләре яздым. Әлбәттә, төп темасы – Тукай. Мин тора-бара бу тема турында тагын да төптәнрәк уйлана башладым. Тукай турында бик күп әсәрләр язылган. Минем Тукай турында башкаларны кабатламаган бер китап эшлисем килде. Мин шактый еллар уйланып йөрдем. Аннан Тукай белән «әңгәмәләр» эшләргә булдым.
Тукай – безнең бөек, даһи шәхесебез. Ул Казанда 7 ел иҗат иткән. Шушы еллар эчендә ул татар тормышының бөтен ягын ачкан. Һәр минут саен «милләт, милләт» дип яшәгән.
Аның шундый шигъри юллары да бар бит:
«Бар уем сезнең хакта, милләтем.
Синең авыруың – минем авыруым,
Синең саулык – минем саулык».
Миңа аның 6 томлыгын йөзәр тапкыр укып чыгарга туры килде. Ул үзенең шигырьләрендә дә, фельетоннарында да, хәтта хатларында да милләт мәсьәләләрен күтәрә. Безнең татарда бик күп күренекле шәхесләр бар, әмма ләкин сөекле милләтебез турында шулай бөтен яклап кайгырткан шәхесләр юк дәрәҗәсендә.
Минем бу әңгәмәләр проектымда мин Тукайга сораулар бирәм, Тукай миңа җавап бирә. Бүгенге күзлектән мин аңа сораулар бирәм, Тукай бөтенесенә дә җавап бирә. Безнең татар халкының тормышы ул фаҗигале дә, күтәренке вакытлары да булган. Тукай кебек безнең милләтне ачкан шәхесләр юк диярлек. Бу – табигый, әлбәттә.
Тукай ул – бөек шәхесләр исемлегендә. Аның үзенең дөньясын да ачып бетереп булмый. Укыган саен аның турында яңа хакыйкатьләр ачам.
Минем Тукай белән әңгәмәләр 7 әңгәмәдән тора. Ул татар халкының тормышын колачлый. Беренчесе – бала тууы, икенчесе – яшьләрнең үз алдына нинди максатлар куярга тиешлеге турында, өченчесе – милләт, тел мәсьәләләре турында, татар халкы башка халыклар янәшәсендә үзенең телен ничек саклап калырга тиешлеге турында. Татар халкы һәм дин турындагы бүлек тә бар. Шушы бүлекләрдә Тукай бүгенге заман шагыйре кебек җавап бирә.
Башта мин әңгәмәләр циклын эшләдем. Соңыннан миндә тагын бер идея туды: «Ә нигә миңа «Тукайча татар кодексы» эшләмәскә?» дигән. Кодексның нигезенә ятардай материал Тукайда артыгы белән җитәрлек. Мин Тукай темасына алынуым белән горурланам. Үземнең остазым Ибраһим Нуруллинга да мин бик рәхмәтлемен.
Тукай – ул татар халкының рухи әйдаманы, рухи символы.
Тукайны өйрәнүчеләр арасында яшьләр юк. Нигә юк икән? Сез Тукай үзәге булдыру турында да әйткән идегез бит. Бу мәсьәлә ни хәлдә?
Тукай – ул бөек шәхес, һәм аның дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел дип әйттем. Бик күп монографияләр язылган булса да, әле Тукай тулысынча ачылып бетмәгән. Хәзерге буынга да, киләсе буынга да эш җитәрлек.
Әлбәттә, бүгенге тукайчылар арасында яшь галимнәр дә бар. Ләкин без Тукай иҗатын өйрәнүчеләрне планлы рәвештә әзерләмибез. Мин моннан бер 15 ел элек Тукайны өйрәнү үзәге ачарга тәкъдим иткән идем. Монда Тукай иҗатын да фәнни нигездә өйрәнергә булыр иде, шул ук вакытта Тукай чорында яшәгән шагыйрьләрне дә өйрәнергә булыр иде. Әмма бу идея әле һаман да тормышка ашырылмый. Ә менә яшьләргә килгәндә, алар, әлбәттә, заманча яшәргә тырыша.
Яшьләрнең күбесендә шундый чир бар: алар безнең үткән мираска читләтебрәк карыйлар. Алар аңа мөкиббән китмиләр. Кайберләре хәтта өлкәнрәк яшьтәге әдипләргә дә салкынрак мөнәсәбәттә торалар. Мин барыбер яшьләребезнең бу чирдән арынуына ышанам, чөнки татар халкының рухи мирасы – бәяләп бетергесез.
Сибгат Хәкимнең әйткән сүзләре искә төшә. «Без мирасыбызны кадерли белмибез. Без хәтта мирасыбызны таптап йөрибез», – дип тә әйткән иде ул. Яшьләр әдәби иҗат белән генә шөгыльләнмичә, халкыбызны югары күтәргән шәхесләрне өйрәнү буенча үз өсләренә җаваплы вазифа алсыннар иде. Татар язучысы ул татар халкының улы да булырга тиеш, җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш. Яшьләр шушы миссияне аңлап бетерсеннәр иде, дигән теләк бар.
Зиннур абый, сез радиода да эшләгән кеше буларак, телевидение һәм радиодагы бүгенге тапшырулар турында фикерләрегезне әйтеп китегез әле.
Бүгенге радио тапшырулары тыңлаучыларны җыр белән җәлеп итәләр. «Татарстан» радиосының вакыты чикләнгән. Алар, әлбәттә, кирәкле материаллар бирергә тырышалар. Мин эшләгән вакытта «Татарстан» радиосының вакыты шактый күп иде. Без спектакльләр дә, концертлар да бирергә тырыштык, теге яки бу проблема турында сөйләшү өчен кунаклар да чакыра идек. Шушы юл белән барырга кирәк, дип уйлыйм мин. Хәзер кайвакыт каналларны тыңлыйсың – уйнап утыруга охшаган. Бер тыңлаганда, Африкадагы хайваннар турында сөйләшәләр иде. Безнең татар халкын Африкадагы хайваннар ул кадәрле үк борчымый. Бездә башка көнүзәк мәсьәләләр бар, тел мәсьәләсе бар. Радиолар җитди мәсьәләләргә күчсен иде. Бездә җыр-бию – Аллага шөкер! Сабан туе да үткәрәбез, дөнья күләмендә дә үткәрәбез. Ул концертлар, кичәләр гел булып тора. Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре бар бит инде.
Без әллә үзебезнең инкыйразга да җырлап-биеп барабыз микән, дип уйлап куям. Җыр-бию басып киткән кебек тоела. Ә бит татар халкын саклап калуга кагылышлы хәл ителәсе көнүзәк мәсьәләләр бар.
Басма матбугатта да эшләдегез, «Мәдәни җомга»ның беренче редакторы, «Социалистик Татарстан» газеталары… Сез эшләгән елларда газета-журналларның тиражлары гомумән башкача иде. Хәзер бит тиражлар зур түгел, арттырып буламы аларны? Ничек уйлыйсыз?
Әлбәттә, заман үзгәреп бара. Хәзер коммуникация чаралары бик күп, социаль челтәрләр бик күп. Газета-журналның кәгазь вариантын гына алга сөрү бик дөрес тә түгелдер дип уйлыйм. Тираж елдан-ел кимеп бара. Минем үземә заманында «Мәдәни җомга» атналык газетасын оештырырга туры килде. Мин бу эшкә шикләнеп кенә тотынган идем. Ул – 24 битлек газета. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә оештырылды. Мондый газетаны оештырып булырмы дип, укучылары булырмы, дип шикләнгән идем. Әмма, тора-бара, безнең татар халкы мондый әдәбият, сәнгать атналык газетасын да чыгара ала икән, дигән фикергә килдем. Безнең укучыларыбыз да шактый җыелды.
Заман үзгәрү белән тираж кимү ягына бара. Кызганыч, бүген дә бу тенденция дәвам итә. Киләчәктә тираж җыю мәсьәләсе тагын да кискенләшергә мөмкин дип уйлыйм. Ләкин киләчәктә интернеттагы электрон вариантлар һәм социаль челтәрләргә тагын да ныграк басым ясарга туры килер дип уйлыйм. Мин бит алдарак әйттем, җәмгыять спираль буенча үсә, дип. Бәлки, күпмедер вакыт үткәч, газеталар-журналларның кәгазь вариантына да әйләнеп кайтырбыз. Ләкин бүгенге ситуация шундый.
«Туган тел» шигыре татар халкына 115 ел хезмәт итә»
Сез – «туган телгә һәйкәл кирәк» дип әйтүчеләрнең алгы сафында. Сез әлеге һәйкәлне ничек күрәсез?
Кырлай авылында Татарстан Рәисе белән очрашканда, мин бу идеяне күтәреп чыктым. Һәм туган телгә скульптур композиция төзү поручениеләр исмелегенә дә кертелде. Бу эш бара. Аның беренче конкурсы да үткәрелде. Икенче тапкыр сөйләшү дә узды.
Берничә еллар элек минем үземә шундый сорау биргәнем булды: «Татар халкында иң популяр әсәр нинди?» дигән. Әлбәттә, мин Кол Галинең «Йосыф китабы»н да, башка әсәрләрне дә искә төшердем. Ләкин Габдулла Тукайның «Туган тел» әсәре – иң билгелесе. Менә хәзер без икебез сөйләшеп утырабыз, шушы вакытта кемдер «Туган тел»не яттан укый, кемдер җырлый, кемдер сөйли. Мин моны бөтен дөнья масштабында әйтәм.
«Туган тел» шигыре – безнең татар халкының иң популяр әсәре. Быел әлеге әсәрнең язылуына 115 ел тулды. «Туган тел» шигыре татар халкына 115 ел хезмәт итә.
Мондый әсәрләр сирәк туа. Шуңа күрә мин туган телгә скульптур композиция эшләнергә тиеш дип саныйм. Әлбәттә, минем үземнең күзаллавым бар. Ул минем күзаллау буенча гына эшләнер дип уйламыйм. Сынчыларның үзләренең карашы бар.
Үзем болай күз алдына китерәм. «Туган тел» – гаилә булырга тиеш дип уйлыйм. Милли киемнәр кигән әти-әни, бер кыз белән бер малай да булса әйбәт. «Туган тел» шигыре панноларга татарча, русча, инглизчә язылырга тиеш, шулай ук Тукайча язылган гарәп графикасында факсимиле булырга тиеш. Бер паннода Тукайның барельефы булырга тиеш. «Туган тел» – ул безнең рәсми булмаган гимныбыз, аның ноталары һәм куар-код күрсәтелергә тиеш. Куар-кодта – кыскача Тукай турында мәгълүмат һәм «Туган тел» җырының безнең дәүләт ансамбле тарафыннан башкарылышы. Мин шулай күз алдыма китерәм. Аның инде урыны тәгаенләнде: Казансу буенда Милли китапханә янында калку урынга куелачак, Алла бирсә.
«Журналистикада хезмәт хакының түбән булуы – вакытлы күренештер, дип уйлыйм»
Сезнең сөйләгәннәрдән бу композицияне күз алдыма китердем. Бик матур булырга охшаган. Зиннур абый, шигърияттә хатын-кызларның күп булуы турында фикерегез ничек?
Бу – заманның бер тенденциясе. Безнең татарның беренче шагыйрәсе Газизә Самитова санала. Әстерханга баргач, мин аның каберен зыярәт кылдым. Ул заманнарда хатын-кыз шагыйрәләр бер кулның бармаклары белән санарлык кына булган. Шуннан бик күп вакытлар үткән. Бүгенге көндә ТР Язучылар берлегендә 300 берлек әгъзасы бар. Шулар арасында хатын-кызлар өстенлек итә. Бик күп газета-журналларда да хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә. Әле күптән түгел генә «Идел» журналы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Анда тулысынча диярлек хатын-кызлар эшли.
Бу хәлнең сәбәпләре байтак. Иң беренче чиратта, хатын-кызлар – алар сизгер, нәзакатьле. Милләткә дә аналарча кайгыртып карыйлар. Аларның әдәбиятка күпләп килүе м бик табигый.
Тагын бер сәбәп – түбән хезмәт хакы. Әле Совет заманында гонорар, каләм хаклары бар иде. Ул мул тоела иде. Ә бүгенге көндә гонорар юкка чыгып бара. Хезмәт хаклары – түбән. Шунлыктан егетләребез журналистикага да бик аз килә, чөнки мондый хезмәт хакы белән генә тормышны алып барып булмый. Әмма моны мин вакытлы күренештер дип уйлыйм. Күпмедер елдан соң вазгыять яхшыга үзгәрер, дип өметләнәм. Әдәбиятта хатын-кызлар һәм ир-атлар мәсьәләсе тотрыклы бер балансын табар дип уйлыйм.