«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның оныгының баласы туган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Зиннәтулла Билалетдиновның оныгы Александр Романов НХЛда уйный, аның кызы туган. Балага Оливия дип исем кушканнар.
Зиннәтулла Билалетдинов тренерлык эшенә кабат кайтты һәм «Ак Барс»ны җитәкли. Аның белән клуб КХЛның Көнчыгыш конференциясендә 7нче урыннан 1нче урынга менде, дип яза «Татар-информ».