Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ка килгәч, нәрсә үзгәрде?

Бер ай элек, тренерлык карьерасындагы 4 еллык паузадан соң, Зиннәтулла Биләлетдинов «Ак Барс» белән җитәкчелекне яңадан үз кулына алды. Биләлетдинов җитәкчелегендә «Ак Барс» уенында нинди үзгәрешләр күзгә ташлана? Бу турыда «Интертат» материалында.

news_top_970_100
Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ка килгәч, нәрсә үзгәрде?

Олег Знарок җитәкчелегендә «Ак Барс» КХЛ Чемпионатының беренче 3 аен үткәрде. Аңлашылсын өчен төгәлрәк әйтсәк, бу – 2022/2023 елгы сезонның 2/3 өлеше. Җанатарлар, мөгаен, әле дә бу вакытны каршылыклы хисләр белән искә аладыр. Ни өчен дисәң, 2 декабрьгә (ред. – Олег Знарок баш тренер булудан туктаган көн) «Ак Барс»ның нәтиҗәләре түбән, уены җитешсез, ә команда эчендә әле бу, әле теге конфликтлар калкып, тышка чыга иде. Саналганнарның һәрберсе соңында Олег Знарокның Казаннан китүенә сәбәп булды. Без тренерның Казанда ни өчен шундый уңышсызлыкка очравын ачыкларга максат куймыйбыз, киресенчә, Зиннәтула Билалетдинов җитәкчелегендә «Ак Барс» ничек һәм нинди сәбәпләр аркасында тирән кризистан тиз арада чыга алуын аңлатырбыз.

Олег Знарок һәм Зиннәтула Биләлетдинов Фото: © https://www.ak-bars.ru/

1 сәбәп: Билалетдинов таләпчән

Билалетдинов тренер булып килгән һәрбер команда, аның составында нинди генә «йолдызлы» уенчы булмасын, бер принцип белән төзелә: дисциплина һәм бозда үзеңне тулысынча уенга бирү. Тренер командасында уйнаган уенчыларның эш хокукы, статусы, яуланган кубоклары һ.б. регалияләренә игътибар бирми, киресенчә, барысына бер төрле карый, бер таләп куя. Әгәр дә уенчы ул таләпләр белән риза булмый икән (ә, белгәнебезчә, «йолдызлы» уенчылар үз таләпләрен куярга ярата), андыйлар, кызганычка, икенче эш урыны эзләргә мәҗбүр булачак.

Мөгаен, шуңа күрә Билалетдинов үз командаларына «йолдызлы» уенчыларны беркайчан да теләп алмады. Искәрмә булып 2 очрак кына тора. Беренчесе, 2004 елда «Милли хоккей лигасы»нда (ред. – НХЛ, АКШ) локаут булу сәбәпле, «Ак Барс»ка Дэни Хитли, Венсан Лекавалье, Фрэд Брэтуэйт, Дарюс Каспарайтис, Брэд Ричардс, Руслан Салей, Илья Ковальчук һ.б. бик күп «йолдызлы» уенчылар уйнарга кайтты.

Фрэд Брэтуэйт  Фото: © https://www.ak-bars.ru/

Икенче шундый ук очрак – 2014 елда Сочи шәһәрендә үткән кышкы Олимпиада уеннары. Билалетдинов җитәкчелегендәге команда составында Росииянең иң көчле уенчылары - Александр Овечкин, Павел Дацюк, Евгений Малкин, Сергей Бобровский һ.б. чыгыш ясады.

Әйтелгән 2 очракта да нәтиҗә аеруча уңышсыз булды: «Ак Барс» НХЛ «йолдызлары» белән Суперлиганың беренче  раундында ук, яшь уенчылардан төзелгән «Локомотив» командасына җиңелде, ә Олимпиада уеннарында исә, Россия җыелма командасы Финляндиягә җиңелеп турнирдан төшеп калды.

Фото: © Александр Федоров, «СЭ» https://www.sport-express.ru/

Сезон башланганда, «Ак Барс»ның составын белгечләр еш 2004 елгы «йолдызлы состав» белән чагыштыралар иде. Чыннан да, Александр Радулов, Вадим Шипачев, Вячеслав Войнов, Данис Зарипов, 2018 елда Олимпиада уеннарын җиңгән Олег Знарок җитәкчелегендәге «Ак Барс» кәгазь битендә бик көчле күренә иде, ләкин 2004 елның тарихы янә кабатланды. Бу – нәтиҗәләрнең түбән булуы белән генә түгел, ә команда эчендә конфликтлар, төрле төркемнәргә бүленү белән аеруча күзгә ташлана иде. Әлеге вәзгыять бары тик Билалетдинов алып килгән дисциплина һәм барлык уенчыларга тигез карау нәтиҗәсендә генә чишелде.

2 сәбәп: Системалы хоккей

Зиннәтулла Билалетдинов – системалы хоккей тарафдары. Ул җитәкләгән командалар һәрвакыт махсус системага корылган хоккей уйный. Аның системасында һәр уенчы бозда кайсы җирдә урнашасын, һөҗүмдә, сакта уйнаганда нишләячәген төгәл белә. Хоккей белгечләре аны фин системасы дип атый, хоккейда әлеге юнәлеш шул илнең хоккеенда еш күзәтелә. Системаның асылы сакта уйнауны алга куя, ә уенда җиңү өчен, командага уен дәвамында чыккан берничә шанстан файдаланып, 1 яки 2 алка кертү җитә. Бүген «Ак Барс» бу системага нигезләнеп уйный. Моңа инаныр өчен, Билалетдинов баш тренер итеп билгеләнгәч уйналган уеннарга карарга кирәк.

Билалетдинов баш тренер итеп билгеләнгәч, «Ак Барс» уйнаган уеннарның нәтиҗәләре

Бүген хоккей дөньясында фин системасын тәнкыйтьләүче кешеләр шактый, чөнки аның белән уйнаучы командалар «хоккей» дип аталган уенның асылын – алкаларны алалар, нәтиҗәдә, аның кызыгын бетерәләр, дигән фикер еш яңгырый. Әлбәттә, күп алкалар кертелгән уенны карау кызык, ләкин профессиональ спорт – ул ярыш, ә ярышта җиңүгә алып баручы теләсә кайсы система, әгәр ул файда китерә икән, аңа урын кала гына түгел, ул яшәргә тиеш. Знарок баш тренер булганда «Ак Барс»ның нинди системага таянып уйнавы бөтенләй билгеле түгел иде, чөнки уеннар вакытындагы буталчыклык аны аңларга мөмкинлек бирми иде.

Билалетдинов кайткач, «Ак Барс» инде әйтелгән фин системасына таянып уйный. Бүгенгә кадәр тренер җитәкчелегендә уйналган 13 уенда «Ак Барс» бары 20 алка керттерде (уен дәвамында 2 алкадан кимрәк). Чагыштыру өчен, Билалетдиновка кадәр 43 уенда «Ак Барс» 111 алка керттерде. Бу – һәрбер уенда кимендә 3 алка керттерү дигән сүз. Инде тиздән плей-офф уеннары җитәчәк, ә анда сакта уйный белү – «Гагарин кубогы»н алуга якынайтучы бер адым.

3 сәбәп: Тәҗрибә

Зиннәтулла Хәйдәрович тренер карьерасын ерак 1988 елда Мәскәүдә башлый, аннары АКШның «Виннипег Джетс» командасында баш тренер ярдәмчесе булып хезмәт итә. Шулай ук 2001-2002 елларда ул Швейцариянең «Лугано» хоккей командасында баш тренер булып эшләп ала, ә соңыннан ул тормышын нинди команда белән бәйләгәнен без барыбыз да беләбез…

Билалетдинов җитәкләгән командалар 

30 ел дәвам иткән тренерлык карьерасында Билалетдинов үз тәҗрибәсен гел арттырды, хәтта 4 еллык паузада вакытта да ул хоккей дигән уенны еш кына трибуналардан карый иде. Әлбәттә, тренер хоккейның гына түгел, ә аның тирәсендәге дөньяның да үзгәрүен күрә, бу үзгәрешләрне күреп, үз хоккей фәлсәфәсенә дә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр. Билалетдиновның хоккей фәлсәфәсе үзгәрүен без бүген дә күрә алабыз: уен вакытында ул бик еш уенчылар белән аралаша, команда эчендә уенчылар белән индивидуаль әңгәмәләр алып бара, командага яшьләрне алып килә, пресса белән елмаеп аралаша, команданың медиа акцияләрендә күп катнаша. 10 ел элек мондый әйберләрне күз алдына да китереп булмый иде...

4 сәбәп: Ял

Легендар тренер 2019 елда «Ак Барс»тан киткәч яшәү рәвешенең тамырдан үзгәрүе турында:

«Мин хәзер инде бераз эшсез булуыма күнегеп киләм һәм, дөресен әйткәндә, ял итү миңа бик ошый. Соңгы 20 елда мин гел эштә булдым, бер график белән яшәдем... Ә хәзер өйдә булырга мөмкинлек бар, аның бер тәмен белсәң, бу – бик күңелле икән. Хәзер минем күбрәк гаиләм, оныкларым белән буласым килә...» – дип сөйли иде.

Шуны да искәртергә кирәк, бу 4 еллык пауза вакытында Зинәтулла Хәйдәрович күп вакытын үз оныгына – Александр Романовка багышлады. Александр шулай ук бабасы юлыннан киткән, бүген Америкада «Нью-Йорк Айлендерс» командасында сакчы позициясендә уңышлы гына чыгыш ясый. 

Софья һәм Александр Романовлар гаиләсе

Берничә көн элек Билалетдиновлар гаиләсенә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп төште. Александр белән Софья гаиләсендә бала туды. Билалетдинов – дәүәти! 
                                                               ...

Билалетдинов килү белән, «Ак Барс», иң мөһиме, җиңә башлады һәм бүген КХЛ чемпионатының көнчыгыш конференциясендә 1нче урынны ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100