news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира – Ризат Рамазановларга мактаулы исем бирелгән

news_top
Зинира – Ризат Рамазановларга мактаулы исем бирелгән
Фото: Зинира-Ризат Рамазановлар сәхифәсеннән

Зинира һәм Ризат Рамазановларга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Әлеге бүләкне алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алганнар. Бу хакта җырчылар үзләренең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Рәхмәт, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Лаеклы исемнең медален тапшыру тантанасы», – дип язалар алар видео янында.

Сәхнәдәш дусларыннан җырчылар бик күп тәбрикләү сүзләре кабул иткән. Барысы да җырчыларның куанычын уртаклаша. Ә менә Рамазановларның хейтерлары бик усал, дигән фикер кала.

«Башка профессия кешеләренә бик сирәк бирелә бу исем. Әйтерсең артистлар – Аллаһның кашка тәкәләре. Барысына да рәттән бирәләр. Соңгы елда кемгә атказанган механизатор, сыер савучы яки укытучы исеме бирделәрме икән?»;

«Дилә Нигъмәтуллина бишенче дистәне ваклап бара. Атказанган исеме юк. Бу ни инде?»;

«Илмира Нәгыймова күптән җырлый, аңа күкрәк билгесе генә бирделәр. Мин шокта. Бу гадел дип саныйсызмы? Нигә Мәдәният министрлыгында шундый тәртипсезлек?»;

«Нишләп артистларны гына зурлыйлар? Үлсәләр, зурлап күмәләр. Табибларны, укытучыларны күрмиләр дә», – дип язалар кайберәүләр.

Узган елның көзендә Рамазановларга «Башкортстанның атказанган артисты» дигән исем дә бирелгән иде.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2025
    Исемсез
    ТНВда көне-төне артист һөнәре турында гына сөйлиләр, сөйләштерәләр, мактыйлар. Башкалар белән аралаша белмәгәнлектәнме? Галимнәр, укытучылар, игенчеләр һ б юк. Балалар артист булу турында гына хыялланалар. Аларның бизнес бит ул. Исемнәр даулап алалар. Министрлыкка көчлерәк булырга кирәк.
  • 1 сентябрь 2025
    Исемсез
    Филус Кахиров шикелле жырлап курсэтсеннэр иде ! Менэ анда мон , тавыш, чит иллэргэ курсэтерлек шул ул !!!
  • 1 сентябрь 2025
    Исемсез
    Бер торле кой, текст, хэрэкэт… ялыктыра торган жырлары…..сэнгатьнен бэясе тоште! Кызык тугел! Кунелсез хэллэр.
  • 29 август 2025
    Исемсез
    Элвира Хәйруллина, Илгәрәй, Алмас Хөсәенов, Рамил Шәрәпов һ.б. бик күпләр бу исемгә күптән лаек. Тик гаделлекнең буласы юк. Эшләп исем алып булмый, ярый белергә кирәк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар