Зинира – Ризат Рамазановлар: «Балаларыгызны ничек калдырып чыгып китәсез, дип сорыйлар»
Иҗади гаилә социаль челтәрләрдә шәп яңалыгы белән уртаклашкан. Рамазановларның чираттагы бик мәгънәле яңа җыры чыккан.
«Сабырлык бизмәннәре». Айдар Тимербаев көе, Гөлчәчәк Садретдинова сүзләре, Марат Мухин аранжировкасы.
Күп вакыт бездән концертларда сорыйлар: «Балаларыгыз кем белән? Ничек калдырып чыгып китәсез? Авыр түгелме?» – дип.
Шушы сорауларга күңел халәтен ачып бирүче җырыбыз чыкты. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз», – дип игълан иткәннәр Зинира белән Ризат.
«Йөрәк түрләренә үтеп керә», «Бик матур, эчтәлекле җыр», «Тормыш җыры», – дип бәяләгәннәр җырчы гаиләнең яңа иҗат җимешен виртуаль дуслары.