Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанованың купальниктан төшкән фотосын тәнкыйтьлиләр: «Башкалар чишенә, дип...»

news_top_970_100
Зинира Рамазанованың купальниктан төшкән фотосын тәнкыйтьлиләр: «Башкалар чишенә, дип...»

Зинира һәм Ризат Рамазановлар Төркиягә ял итәргә киткән. Зинира сторисларында төрек кунакханәсе белән таныштыра. Шулай ук дусларын диңгез буенда төшкән фотолары белән дә куандыра. Әнә шундый фотоның берсен «ВКонтакте» сәхифәсендәге «Подслушано. Тат-шоубиз» төркеме эләктереп алган.

«Зинира, син нәрсә эшлисең? Татарларның 90 проценты синең контентны аңламаячак», – дип язган төркемнең админы. Һәм, чыннан да, фото астында халык, ябырылып, комментарийлар калдырган.

«И, мин әле әнине аның концертына алып барырмын дигән идем. Татар җырчылары бөтенләй оятын югалтты»;

«Әбигә әйләнә башлагач, күбесе шәрә төшә башлый! Мода, яки баш мие эшләми башлый»;

«Картаеп килгәндә, башкалар чишенә дип чишенәсе килгәндер»;

«Бер дә килешми бу кыяфәтең, балакаем», – дип тәнкыйть утына тотканнар купальниктан басып торучы Зинираны. 

Дусларының икенче төркеме «диңгез ярында купальниктан башка нәрсә киеп йөрергә тиеш соң ул» дигән фикердә.

«Нәрсә эшләгән соң әле ул? Үз-үзегездән гаеп эзләгез, яме»;

«Зинира диңгездә ял итә. Анда бер кеше дә киенеп йөрми бит, нинди ояты бар инде?»;

«Каян жыелган бу абыстайлар? Һәр кешедән гаеп эзлисез. Зинираның яшь, матур фигуралы чагы. Матур итеп ял итәләр»;

«Кашыкка салып кабып йотарсың»;

«Чәшке тун киеп кызынсынмыни?»;

«Күрсәтер җире булгач күрсәтә инде», – дип яклаганнар алар яраткан җырчыларын. 

 

Фото: © https://vk.com/tatbizshow

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    Бик матур эле!
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Зиниранын шул чаклы сексуаль булганын белмэгэн идек тэ. Басып торулары гына ни тора. Бик матур фото.
  • 10 сентябрь 2022
    Исемсез
    Тавыш кына юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100