news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанованың әнисе: «Чегән арбасыннан төшеп калган, диләр иде аны»

news_top
Зинира Рамазанованың әнисе: «Чегән арбасыннан төшеп калган, диләр иде аны»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тележурналист Роза Хәйруллина җырчы Зинира Рамазанованың әти-әнисе белән сөйләшкән. «Сер итеп» тапшыруына Гөлзимә ханым белән Газим абый Зинираның кечкенәдән үк бик үткен кыз булуын сөйли.

«Зинира үткен, ягымлы булды. Аны барысы да хөрмәт итте. Чегән арбасыннан төшеп калган инде безнең Зинира, диләр иде аны. Үзен бәләкәйдән үк яраттырып, туганнар арасында ихтирам яулады», – ди Гөлзимә апа.

Әңгәмәгә кушылган Газим абый: «Өч кыз арасында ул әз булса да аерылып тора. Калганнары тынычрак холыклы. Зинира ул шундый дәртле инде. Утка-суга керә торган», – дип сөйли кызы турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар