news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанованы сәхнәдән "очырта" язганнар - видео

Арчада концерт вакытында күңелле тамашачы сәхнәгә чыгып, артистларга концерт "куешкан".

news_top
Зинира Рамазанованы сәхнәдән "очырта" язганнар - видео
Зинира һәм Ризат Рамазановлар Кенәр мәдәният йортында чыгыш ясаган. Шул вакытта бер тамашачы ир-ат сәхнәгә чыгып бии башлаган.

Видеодан күренгәнчә, лампаслы спорт костюмы кигән күңелле тамашачы шактый гына актив хәрәкәтләнә. Ул җырчылар белән әйлән-бәйләнгә кушыла. Зинира исә "очырта бу", әйтеп куя.

Җырчылар тамашачы турында "Бу абый - маладис егет" дип инстаграмга язып калдырган. Инстачылар исә "составыгыз тагын бер кешегә артты", дип шаярткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар