Зинира Рамазановадан «Тәмле балык» рецепты
Җырчының рецепты «Татар эстрадасы» аккаунтында чыкты.
![Зинира Рамазановадан «Тәмле балык» рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/9/16/83b8b32138f55061d62d8237e83d1679776a3b7725a5b9464403e0de5250.png)
«Тәмле балык» пешерү өчен балык, кишер, суган, майонез, тоз, борыч һәм тәмләткечләр кирәк булачак.
Эш барышы: балыкны кечкенә кисәкләргә турыйбыз;
Кишерне угычтан чыгарабыз;
Суганны вак итеп турыйбыз;
Балыкны кишер, суган, майонез белән болгатып, тоз, борыч, тәмләткечләр салып, маринадларга калдырабыз;
Бераз торганнан соң әлеге массаны табага тезеп, өстенә фольга белән каплыйбыз да, пешерергә куябыз;
Гарнир итеп янына бәрәңге яки дөге пешерсәгез дә була.
⠀