Зинира Рамазанова үзен үлемнән алып калучы турында: «Андый кеше үләргә тиеш түгел иде»
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова Зинира Рамазановага үкенеч турында сорау бирде.
«Үкенеч дигәндә… Балачакта сепсис белән авырганда, миңа берни булышмаган. «Ходайдан гына сорап утырдым, табиблар кереп тә карамый, мин барып әйтсәм генә керәләр», – дип, әни әле дә елап кына сөйли бу хакта. Әниемнең бертуган апасының ире, без аны «Акбабай» дип йөртә идек, Уфа Сәламәтлек саклау министрлыгына кереп, юлларын табып, бер укол юнәтә… Бер укол кирәк булган. Шул системаларны куйганнан соң, минем кул-аякларым йөри башлаган.
«Акбабай» коронавирустан үлеп китте. Шулкадәр авыр югалту. Дөрестән дә минем өчен икенче әтием кебек кеше иде. Аннан алда аның туган көне булды, без кайта алмадык. Концертлар алдан планлаштырылган бит. Шул кеше мине кечкенә вакытта исән алып калган. Мин кайта алмадым, булыша алмадым. Уфада ул авыртып ятканда, бөтен кешене, элемтәләрне кузгаттык, әмма булыша алмадык. Аны җирләргә кайттык, матур бәйрәменә кайта алмадык. Ул мине исән алып калган кеше. Ул бик яхшы кеше иде, бөтен кешегә ярдәм кулын суза иде.
Шуңа куанам: Казанга безгә кунакка килде. Кайткан саен каберенә барабыз, онытмыйбыз. Чиксез рәхмәтлемен. Кызганыч, үкенечтә калды. Соңгы көннәрдә ашый башлаган иде. «Яшәп китә икән», – дип куанган идек. Әмма кинәт йөрәге туктады.
Бик озак авырып ятты. Аның кебек кеше үләргә тиеш түгел иде әле. Бик дөрес, матур яшәде. Гомер буе авылны гөжләтеп яшәде. Ул бит гомере буе колхоз рәисе булып эшләде. Ул да бетте – колхоз да бетте, ул да бетте – кешеләргә эш тә бетте.
«Зинира, «тегендә» дә яхшы кешеләр кирәк бит», – дип тынычландыра мине Ризат. Кеше гомеренең кайчан өзеләчәген белмибез, исән чакта кешенең кадерен белергә кирәк», – дип, күз яшьләре аша сөйләде җырчы.