Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова урын өстенә егылган

Татар эстрадасының парлы җырчылары Зинира һәм Ризат Раманазовлар гастрольләрен туктатып торырга мәҗбүр булган. Инстаграм сәхифәсенә керткән видеодан аңлашылганча, Зинира Рамазанованың тавыш ярыларына зыян килгән.

news_top_970_100
Зинира Рамазанова урын өстенә егылган
"Татар-информ" архивы

«Хөрмәтле дусларыбыз, бүген Кукмарада буласы концертыбыз, кызганычка каршы, Зинира авыру сәбәпле, күчерелә. Кичә дә көчкә-көчкә генә эшләп чыккан идек, бүген табиб тавыш ярыларына тынычлык кирәк, диде. Шуңа күрә Кукмарага килә алмыйбыз, барысы да үз көчендә кала. Зинира, ә син терел. Кукмара, ачуланмагыз безгә, Алла боерса, күрешәбез. Рәхмәт сезгә», — ди видеода Ризат Рамазанов.

«Сакланып йорегез, брат», «тизрәк терелегез», «Зинирага күз тигән», «Балалар, бераз саклагыз үзегезне, бигрәк ялсыз да эшлисез бугай, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, тизрәк терелергә язсын, ятып бераз ял ит бала, күзсенәсездәдер инде, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын, Йа Раббым», «бигрәк бетеренгәнсең, ял итеп ал, зинһар», — дигән комментарийлар калдырганнар җырчыларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100