Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова: «Тамашачылар күбәйгәндә, эшне туктатасы килми»

news_top_970_100
Зинира Рамазанова: «Тамашачылар күбәйгәндә, эшне туктатасы килми»
Фото: © Абдул Фархан, "Татар-информ"

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Зинира һәм Ризат Рамазановлар чакырылган иде. Анда балаларның яшь аермасы турында сүз барды.

«Кызыбызга 10 яшь, улыбызга 2 яшь. Аралары зуррак, икенче бала турында уйлана идек инде. Әмма гаилә эше, туктасак, икебез дә туктыйбыз. Мин дә, Ризат та өйдә утырырга тиеш була. Менә «үрләргә менеп» киткәндә генә, тамашачылар күбәйгәндә, зур шәһәрләргә, залларга чыга башлагач кына, эшне туктатасы килми. Коронавирус килеп чыкты, күп кенә иҗади гаиләләр ул вакытта бала алып кайтты. Аннары, бәби алып кайтасы билгеле булгач, «менә бит, һәрнәрсәнең үз вакыты», диде Ризат», – дип сөйләде Зинира.

«Олыгайган көндә кечкенә кыз алып кайтырбыз әле. Әйдә инде, әйдә», – ди Ризат.

«Син тапсаң, мин алып кайтам. Ходайдан язса, насыйп булса, алып кайтып та куярбыз», – дип, киләчәккә уй-хыяллары белән бүлеште җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100