news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова кайнанасына охшаганмы?

Зинира Рамазанова кайнанасына охшаганмы?

news_top
Зинира Рамазанова кайнанасына охшаганмы?

Зинира Рамазанова инстаграмдагы сәхифәсендә «Яраткан әниебезне котлыйбыз», дип язды. 

«Бүген безнең хөрмәтле, яраткан әниебезнең туган көне. Әни! Чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сау-сәламәт бул, әти белән тигезлектә яшәргә язсын сезгә», — дип яза Зинира. Шушы җылы сүзләрне укыганда, Зинира үз әнисен туган көне белән котлый дигән хис туа. 

Котлау азагында гына Зинира кайнанасына мөрәҗәгать итүе аңлашыла. «Рәхмәт сиңа Ризат өчен. Яратабыз сине», — дип йомгаклаган ул. 

Инстачылар да Зинираның теләкләренә кушылган. «Зинира, кәнәйгә охшагансың», дип тә язганнар. «Үз әниеңә караганда, кайнанага күбрәк охшагансың», диләр. «Килен кайнана туфрагыннан алына», дип мәкаль дә искә алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар