Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова: «Чәчемнәр төтеннәр чыкты»

Җырчы халкы белән нинди генә кызыклы һәм кызганыч маҗаралар булмый инде. Зинира Рамазанова белән дә көтелмәгән хәл килеп чыккан бит әле.

news_top_970_100
Зинира Рамазанова: «Чәчемнәр төтеннәр чыкты»
Фото Зинира Рамазанованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы, ерак юлны үтеп, бер юбилейга чыгыш ясарга барганда ире Ризат Рамазановка костюмын алган, ә менә үзенең күлмәген онытып өйдә калдырган. Бу турыда ул шәхси аккаунтыда язган.

«Хәерле көн, дусларыбыз. Без бүген Әлмәт якларында бик матур юбилей кичәсендә.

Иртәдән көн бик тыгыз башланды, ашыгып җыенып чыгып киттек. Сәгать уникедә Казаннан кузгалдык. 170 чакрым үткәч, машинада артка борылып карасам – Ризатның костюмнары бар, ә минеке ю-ю-юк! Чәчемнән төтеннәр чыкты. Кемгә генә шалтыратмадык. Тиз арада Әлмәткә кайтучы юк. Әле ярый Әлмәттә дуслар бар. Миңа күлмәкне китереп тә бирделәр. Рәхмәт сезгә, дусларыбыз!

Ә бу күлмәк миңа килешәме соң?» – дип сораган Зинира социаль челтәрдәге дусларыннан.

«Менә шундый хәлләр дә була икән, ярар, җае чыккан бит әле», «Мин боларны укыганчы, Зинира яңа күлмәк алган, ничек килешә, дип караган идем», «Бик килешә! Сезгә килешмәгән күлмәк юк», «Күлмәкне үзең матурлыйсың», – кебек җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100