Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова балалары турында: «Гастрольләр 15 көннән узса, Айгизә елап шалтырата»

news_top_970_100
Зинира Рамазанова балалары турында: «Гастрольләр 15 көннән узса, Айгизә елап шалтырата»
Фото: видеодан скриншот

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Зинира һәм Ризат Рамазановлар кунак булды. Анда Зинира гастроольләр вакытында балаларны сагынуы, алар өчен борчылуы турында сөйләде.

«Балалар янында була алмыйбыз. Аларга иң кирәкле вакыттыр. Эшебез шул. Әле Рияз аңлап бетерми, Айгизә кызыбызга рәхмәт, ул аңлый. Матди якны да уйлыйсың, кимсенеп үсмиләр. Кызым иртән чәчен үреп озатуны телидер. Гастрольләр 15 көннән узса, Айгизә дә сагына, елап шалтырата. Аның күчеш чоры башлана. Мин аның белән малайлар, тәртип турында сөйләшергә тиештер. Безне әниләр иртән чәчне сыйпап, иркәләп йокыдан уята иде, чәй ясап бирәләр иде. Безнең балаларга андый мөмкинчелек юк.

Рияз да дәү әнисе, апайлары кулыннан кулына йөреп, иркәләнеп кенә үсә инде. Начар уйлар уйлыйсы килми, ышанычлы кулларда, чит кешеләр белән түгел бит. Күңелебез тыныч. Әти-әниләргә рәхмәт», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100