Зинира һәм Ризат Рамазановлар коронавирустан качып авылга кайткан
Иҗади гаилә авылда төшкән видео куйган.
Җырчылар Зинира белән Ризат Рамазановлар коронавирустан качып авылга кайткан. Ризат тавык канатлары һәм вак балык кыздыра.
Әти-әниләренең ялы булуга кызлары Айзиләнең куанганы күренә. «Без шашлык, балык кыздырабыз. Мунча ягабыз, җыештырабыз, ботка ашыйбыз. Аннары рәхәтләнеп Казанга китәбез», — дип шатланып сөйли ул.
«Матур кыз, күз тимәсен! Балачакта яз көне ятьмә белән тоткан шушындый балыкларны әни мичтә куырып ашата иде. Аның тәме!»;
«Кызыгыз сезне уздыра, сөйләм теле искиткеч, күз тимәсен»;
«Оста бу кыз», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.
«Фатирда утыручылар, кайтырга урыннары яки мөмкинлекләре булмаган кешеләр, карантинда утыручылар хозурына мондый видеолар кую дөрес микән? Ничек уйлыйсыз?»;
«Җәй көне эзегез дә булмас әле. Эшләргә эш булмаганда гына кайталар хәзер авылга», - дип комментарий калдыручылар да бар.
«Алар эшли дә, ял да итә белә. Ике якка да кайтып эшләгәннәре белән дә таныштырып торалар», - дип яклап чыккан берсе иҗади гаиләне.